#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якты күңелле Шакирә әбигә 95 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

46-710нчы ноябрь көнне Абалак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Шакирә Әбүталип кызы Алеева 95 яшьлек юбилеен каршылады. Әбине хөрмәт итеп һәм зурлап Тубыл район, авыл хакимиятеннән, ветераннар советыннан, социаль яклау бүлегеннән вәкилләр котладылар. Авыл хакимияте башлыгы Вера Вахрушева котлауларны укып, күчтәнәчләр тапшырды. Аннары “Иртеш моңнары” ансамбле җырчылары җитәкчеләре Мәркизә Нәбиева белән әниләргә багышлап җыр башкардылар, юбилярга бүләкләрен тапшырып, изге теләкләрен юлладылар.

Шакирә әби һәркемгә рәхмәтен белдереп, теләкләр теләп утырды. Бүген Шакирә әби кызы Фәрзәнә Зәнкиева тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Урыны түрдә булган әниләрен, әбиләрен котларга кызлары, кияүләре, уллары, киленнәре, оныклары килгәннәр. Әбинең 14 оныгы, 14 нәбәрәсе, 1 нәбәрәсенең баласы бар. Шакирә әбигә озак яшәүнең сере нәрсәдә дигән сорау бирдек. Ул: ”Бер гасырга якын гомер яшәдем. Күңелең яхшы булсын. Игелекле эшләр башкарырга тырышыгыз. Яшәр өчен бар нәрсә бар. Яшьләргә тыныч тормыш телим. Мин авыр сугыш еллары газапларын күргән кеше. Өлкәнәйгән көнемдә үземне тәрбияләгән миһербанлы, игелекле балаларыма рәхмәтлемен”, - диде. Күпме еллар узса да, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә кичергән Шакирә әби яшьлек елларын искә алып сөйли. Ул Саускан авыл мәктәбен тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга керә. Беренче курстан соң җәйге каникул вакытларында төньякта балыкчылар бригадасына эшкә урнаша. Кайтып укуын дәвам итәргә насыйп булмый аңа - Бөек Ватан сугышы башлана. Кызлар тырышып балыкчылар бригадасында сугыш тәмамланганчы эшлиләр. Яшь кыз эшендә һәрвакыт мактаулы, үрнәк эшче була, хәтта аны бригадир итеп тә билгелиләр. Сугыш тәмамлангач, ул туган якларына әйләнеп кайта. Әхмәтгәрәй исемле Бөек Ватан сугышы ветеранына тормышка чыга. Алар 7 бала тәрбияләп үстереп, белем бирәләр. Абалак авылында Шакирә Әбүталип кызы сатучы булып эшли, колхозда да хезмәт итә. Тормыш иптәше мәрхүм булганына күп еллар үткән. Әле ун ел элек Шакирә әби үзенә кызының йорты янында яңа өй төзеттерә. Йортка яңа мичне үзе сала. Юбилей кичәсендә кунакчыл, уңган, бик тә тырыш булган, кергән кешене җылы каршы ала белгән, бәлешләре, якты йөзе, хезмәт сөючәнлеге белән якташларының хөрмәтен яулаган якты күңелле Шакирә әби Алеевага кунаклар һәм якыннары 100 яшькә чыгуын теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836