Ялуторда никахлы туй узды

последние и лучшие новости искусства в мире

7-11Ялуторда кунакларны мөселман ашлары белән генә сыйлаучы кафеда шәһәрнең урта мәктәбен тәмамлаган Луиза Шакирова белән Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәрендә үскән Дамир Аппаковның никахлы туйлары узды.

Коръән-Кәримнең никах сурәләрен Ялутор мәчете имам-хатибы Раил хәзрәт Мәхмүтов укыды, вәгазь сөйләде һәм яшьләргә изге теләкләр теләде.

Никах туеның дөньяви өлешендә әти-әни, иң якын туганнар гына түгел, ә кияү белән киленнең дуслары, сабакташлары, дус, тирә-күршеләре дә шатланышып катнаштылар. Җырладылар-биеделәр, яңа туганнар бер-берләре белән якыннан таныштылар. Егет якныкылар Казанда, Мамадышта узачак туйга чакырдылар.

Луиза Ялуторда мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан федераль университетында укый һәм кызыл дипломга лаек була. Хәзер инде шунда ук инглиз һәм кытай телләре буенча укыта. Дамир да Луиза белән бергә шул ук университетта укый һәм биш ел буена үзенең гашыйк булуын йөрәгендә генә саклап йөри.

Кода-кодагыйлар танышулар вакытында язмышларның тормыш тарихында еш очрамый торган вакыйгаларны, нәсел агачларын искә төшерделәр.

Мәгълүм булганча, 18-19 нчы гасырларда патша әмере белән Идел буе татарлары иксез-чиксез киң, бай Себер җирләренә күчерелгәннәр. Луизаның әтисе Илшат Илчан улы ягыннан Шакир бабай Хәлитов кызның дүртенче буын бабае. Ул Татарстаннан Ялутор районы, Калмыклар авылына күчеп килә. Анда яшәүче Казан кызы Фатыймага өйләнә. Бу авылда башлыча себер татарлары яшәгән.

Илчанның әтисе Ибраһим Шакир улы Себер кызына өйләнгән. Алар Калмыклар авылында гомер кичергәннәр. Өч гаилә буыннары да җитешле тормышта мәхәббәткә, никахларына хыянәт итмичән яшәгәннәр. Луиза киленнең әнисе Рузанна Урал кызы ягыннан дүртенче буын Казаннан килгән Гыйзәтулла Бикбаев бабай абыйсы Гайнулла белән шулай ук Калмыкларда яшәгәннәр. Гыйзәтулла Себер кызы Бәдәргә өйләнгән, ә абыйсы Ашикамал белән гаилә корган.

Илшатның әнисе Факия Борһанетдин кызы (Луизаның әбисе) ягыннан дүртенче буын Хисаметдин бабай Нәҗметдиновны биш улы һәм бер кызы, тормыш иптәше Саҗидә әби белән башлыча Казан татарлары яшәгән Кактамак авылында властьлар урнаштырганнар. Алар Татарстанның Буа районы, Ташкичүдән. Факиянең әнисе Саҗидә Хисамова - Чистайдан.

Дамир кияүнең нәсел агачы әгъзалары күчерелмәгәннәр. Димәк, әтисе Габдилнур һәм әнисе Гүзәл тулысынча казан татарлары.

Шулай итеп себер һәм казан татарлары каннары кушылган Дамир һәм Луиза яшь гаилә төзеделәр.

Гасырлар буена себер һәм казан татарлары бик дус булып, бар тормыш михнәтләрен бергә җиңеп, сугышларда да илебезне явыз илбасарлардан саклап, хәзерге көндә дә, шөкер, яшь буынга үрнәк булып яшиләр.

Бу көннәрдә саулыклары аз гына какшау сәбәпле, туйга килә алмаган Факия нәнәенең Уфада яшәүче абыйсы Гани һәм җиңгие Нина Луиза белән Дамирга берничә юллык үгет-нәсихәт сүзләрен җибәргәннәр. Ул сүзләрне Факия нәнәе мәҗлестә укыды һәм яшьләргә тапшырды.

Дамир һәм Луиза!

Әле сезнең типсә тимер өзәр чагыгыз.
Менә бүген бергә барыр өчен әти-әни фатихасын алып,
Яңа юллар салдыгыз!
Саулык, дуслык, мәхәббәт һәм балалар чыр-чуы белән
Озын-озак еллар буе таза тормыш корып,
Җитәкләшеп, үзегез салмак туры юлдан барыгыз!
Яшәгез сез, яшәгез гел сөеп, янып,
Йөрәкләр һәрчак яшь кала янганда!
Күңелләр дә серле шатлык белән тулыр,
Тормышта тик бергә атлап барганда.
Акбүз атлар җигеп, кар-бураннар җиңеп,
Изге никах һәм күңелле туйлар ясап,
Кавыштыгыз ап-ак карлы февраль аенда.
Без телибез сезгә тик яхшылыкның барын да.
Тугрылыкны саклау, тату яшәү бергә,
Җиңел булсын сезгә дә.
Чәчләргә кырау төшкән көндә дә
Матур-таза тормышыгыз маяк
Булып калсын буыннарга мәңгегә!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума