Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яратамы, яратмыймы?

последние и лучшие новости искусства в мире

Без, хатын-кызлар, ир-егеткә гашыйк булу-булмавыбызны шундук аңлыйбыз, бик сирәк очракта гына күңелдә шик туа. Ул сөйкемле, назлы, игътибарлы, сезне бүләкләргә күмә, кайгыртучанлык күрсәтә. Әмма ул сезгә гашыйкмы соң? Бәлки, ул бары тик мавыгудыр, дәрт кенәдер?! Моны ничек аңларга? Әлеге очракта гашыйк булу билгеләрен эзләргә кирәк.

Ул сезгә тартыла

Күпчелек хатын-кызлар ир-егетнең назлы булуын мәхәббәтнең үзе дип кабул итә. Әмма ул алай түгел. Әгәр ир-егет назларга, иркәләргә тели икән, бик яхшы, чөнки мондый халәт мәхәббәт булып үсеш алырга да мөмкин. Назлылык – шәп күрсәткеч, чөнки ир-егетнең хатын-кызны иркәләргә теләге булмаса, ул аны ярата да алмый. Әмма хатын-кызга тартылу, иркәләү-назлау – ул әле аны ярату дигән сүз түгел.

Ир-егетнең сезгә тартылуын аның нинди гамәлләреннән күрергә була?

Әңгәмә барышында ир-егет үзе дә сизмәстән, сезнең хәрәкәтләрне (киемегезне төзәтеп куюыгызны, битегез яисә чәчегезгә кагылып алуыгызны) кабатлый. Кешенең һәрвакыт үз-үзен шулай тотуы әңгәмәдәшен ошатуы, аның белән кызыксынуы турында сөйли.

Сөйләшкәндә ул сезгә ничек тә якынрак килергә, иелергә, колагыгызга ни булса да пышылдап әйтергә тырыша.

Килеш-килбәтенең матур якларын – төз гәүдәсен, киң җилкәсен, мускулларын күрсәтергә тырыша.

Үзе дә сизмәстән, нинди дә булса түгәрәк әйбер, мәсәлән, әфлисун, алма белән уйный. Зигмунд Фрейд: “Ир-егет әлеге вакытта хатын-кызның йомры урыннарын кулларында тоярга тели”, - дип әйтер иде.

Өстәлдәге чәркәне бер урыннан икенче урынга күчерә яисә әйләндерә.

Кулы чалбар кесәсендә булганда, баш бармагын чыгарып, каеш астына кертә.

Янәшәгездә буласы килә

Ир-егет гашыйк икән, ул яраткан хатын-кызы янында мөмкин кадәр озаграк һәм ешрак булырга, аның белән очрашырга, аралашырга, күзегезгә ешрак чалынырга тырыша. Яраткан кеше өчен яратышу гына түгел, ә аралашу да бик мөһим. Ул сөйгәне янында булудан да рәхәтлек кичерә. Ир-егет сезне сәгатьләр буе тыңларга, ни дә булса сөйләргә әзер. Аңа сезнең фикер һәм, гомумән, сезгә кагылган бар нәрсә кызыклы. Әгәр ир-егет хатын-кызны яратышу өчен түгел, ә аралашу өчен дә күрергә тели икән, димәк ул аны чыннан да ярата, дип ышанып әйтергә була.

Ул кайгыртучанлык күрсәтә

Әгәр дә егет гашыйк икән, ул сөйгәне өчен назын да, җылы сүзләрен дә, игътибарын да, вакытын да кызганмый. Кыйммәтле бүләкләргә күмеп, байлык яраткан кешеләрне генә канәгатьләндерергә була. Гадәттә, андый хатын-кызларны ир-егетнең үзе түгел, ә аның янчыгының калынлыгы күбрәк кызыксындыра. Никадәр озак һәм күп эшләвенә карамастан, гашыйк ир-егет сөйгәне белән күрешү өчен, һичшикесез, вакыт таба. Яраткан хатын-кызны сөендерү, аның теләкләрен үтәргә тырышу – ир-егетнең көчсезлеге һәм хатын-кыз сүзеннән чыкмавы түгел, ә эчке ихтыяҗы.

Әгәр ул сезне шатландыруы, гаҗәпкә калдыруы, юатуы, яклый алуы өчен ихластан сөенә икән, тыныч булыгыз: ул сезгә гашыйк.

Серләре юк

Көчле затларның үз бәйсезлеген бик тә югары бәяләве берәүгә дә сер түгел. Ир-егетләр теләсә нинди чикләүләрне һәм шәхси тормышларына кысылырга омтылуны бик авыр кичерә. Әгәр чыннан да яратса, ул үз тормышына сезне бик җиңел кертер, серләргә урын калдырмас.

Әгәр ул өендә сезгә үзегезне сез теләгәнчә тотарга мөмкинлек бирә һәм хәтта хуплый да икән, әгәр аның кырыну өчен кремнары янында бизәнгечләрегез саклануы ачуын чыгармый икән, белегез: болар күп нәрсә турында сөйли. Әмма сөенергә ашыкмагыз. Әгәр дә сезгә пычрак киемнәрне юарга, фатирны җыештырырга, аның күлмәкләрен үтүкләргә, иртәнге, төшке, кичке ашларны әзерләргә рөхсәт бирделәр икән, уйланыгыз: бәлки, ул боларның барысын да эшләргә ялкаулана гына торгандыр? Әйе, хуҗабикә буларак, бәлки, ул сездән чыннан да канәгатьтер. Әмма яраткан ир-егет хатын-кызга хуҗалыкны алып баруны ышанып тапшырудан тыш, тормышының башка якларын ачарга да әзер. Ул аны әти-әнисе, дуслары белән таныштыра, киләчәген аның белән күз алдына китерә, гаилә кору һәм балалар табу турында уйлана башлый. Әгәр сезнең белән шундый хәлләр күзәтелә икән, ул – ир-егетнең ниятләре җитди булуының аермачык билгесе.

Юл куярга әзер

Җитди мөнәсәбәтләр һәм уртак тормыш ике якның да юл куюын, нәрсәне булса да корбан итәргә әзер булуны сорый. Әмма әлеге очракта да чама хисе булырга тиеш. Биючедән бию дәресләрен алып бармавын, ә йодрыкчыдан имгәнү куркынычы булмаган башка нәрсә белән шөгыльләнүен үтенү – кешене яратмауны, курчакка хуҗа булырга теләүне аңалата. Яратканда син кешене ничек бар, шулай яратасың һәм кайчакта ни өчен яратуыңны да белмисең. Әгәр кеше сөйгәнен тулысынча үзгәртергә тели икән, димәк ул аны түгел, ә үз ниятен ярата һәм кул астыдагы “әйберне әвәләү” юлы белән аны тормышка ашырырга тели.

Яраткан кеше күңелне яралый

Ир-егет хатын-кызны яратса, белә торып аны рәнҗетми, күңелен яраламый. Билгеле, тормышта төрле хәлләр була һәм без барыбыз да төрле. Кайчакта безгә әдәплелек җитми, кызып китү яисә аңлашылмаучанлык аркасында сөйгәнебезне үпкәләтергә мөмкинбез. Әмма әлеге очракта сүз тупаслык, аңлы рәвештә кылынган рәхимсезлек, рухый басым ясау, кимсетү, көч куллану турында бара. “Кыйный, димәк ярата” дигән гыйбарә инде күптән онытылырга тиеш. Әгәр ир-егет яратса, ул сөйгәнен рәнҗетергә түгел, ә аны якларга, сакларга тырыша. Рәхимсезлек һәм мәхәббәт берничек тә яраша алмый.

Ир-егет сөйгәне өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер һәм ул хатын-кызның аңардан балалар табуын тели икән, ул – аның гашыйк булып кына калмыйча, ниятләренең җитди булуын раслаучы аермачык дәлил.

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836