Материалы

Ярдәмчел ахирәтем

последние и лучшие новости искусства в мире

Наилә Абушева Тубыл районы, Ләчек авылыннан безнең Усак авылына килен булып төшкәненә дә инде күпме еллар үткән. Үзе шикелле үк эшчән, тырыш, намуслы иптәше Рифкат белән алар 4 егет һәм 1 кыз үстерделәр. Балалары һәркайсы гаилә корып, үз тормышлары белән яшиләр. Кайгыртучан ата-ана һәркайсына өйләр салып, нык итеп хуҗалык торгызырга бөтен көчләрен салдылар. Кечкенәдән әтисез үскән, тормышның бар авырлыгын башыннан кичергән Наилә үз гаиләсенең тоткасы булып яши. Балаларының һәркайсы кешелекле, эшчән, ярдәмчел. Мин алар белән гомер буе аралашып яшәдем. Ярдәмгә мохтаҗ улым белән икебез генә яшәгәнлектән, хуҗалык эшләрендә ярдәм сорап һәрвакыт аларга киләм. Бервакытта да «юк, булмас, үзебезнең дә эшебез күп”, - дип кире борып чыгармадылар. Күңелләрем күтәрелеп, шатланып кайткан көннәрем бихисап.

Үткән елны гына май аенда Төмән шәһәренә аягыма операция ясатырга китәргә чиратым җиткән иде. Улымны, кемгә генә озакка калдырып китәрмен дип, көне-төне баш ваттым. Наилә үзе дә инсульт кичергән. Аннан ярдәм сорарга оялып йөрдем. Китү көннәре якынлашкан, ул үзе килеп барсын хәл итте дә куйды. Аякка басканчы 2 ай авылга кайта алмадым. Үзенә дә шифаханәгә барырга туры килде аның. Калган вакытны үзем белән бер мәктәптә укыткан Вәсимә үз янына алып кайтты. Туганнарың да булмаган җирдә менә никадәр мәрхәмәт! Рәхмәт барыгызга да.

Наилә күп балалы ана булса да, лаеклы ялга чыкканчы балыкчылык эшендә дә, ут ягучы булып та эшләде. Абзар тулы мал-туар, тавык-кош, бакчада җиләк-җимеш - барсына да өлгерәләр алар. Бер карасаң икәүләшеп туган авылы Ләчеккә китеп баралар. Тубыл шәһәренә концертлар карарга барып та кайталар. Гомер көзләрендә дә үзләренә тынгы бирми, аның һәр көнен истә калырдай итеп яши алган бу гаиләгә карап сокланырга гына кала. Бу көннәрдә Наилә үзенең юбилеен каршылый. Рифкатенең канат астында, оныкларының рәхәтен күреп озак-озак яшәргә язсын аңа.

Галия АБНАЗЫРОВА.
Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума