Материалы

Яшәү мәгънәсе хезмәтләрендә булды

последние и лучшие новости искусства в мире

33-5Гомер уза, гомер узышларындагы төрле вакыйгалар, бергә хезмәт иткән якын дуслар күңелдән чыкмыйлар. Киндерледә яшәгән елларны еш искә төшерәм. Яшьлек еллары... Төрле яктан килгән укытучылар дус-тату, ярдәмләшеп эшләдек, җәмәгать эшләрендә бердәм булдык. Укытучыларның күбесе сугыш елы балалары иде. Күрәсең, юкчыллык, авырлыкларны күп күргән апалар тырыш, һәр эштә җаваплы булдылар.

Ямбай авылында туып-үскән, ә Киндерле авылына килен булып төшкән коллегам Динара Хәбибуллина белән дуслык җепләребез инде алтмыш елга якын сузылды. Динара апа - “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе, авылдашларының уңышлары турында язганнарын укып барам, һәркемне күңелемнән кичерәм, рәхмәтле мин аңа.

Әнисе Камилә әби мине һәрвакыт якты йөз, җылы сүзләр, тәмле чәйләре белән күңелемне күтәрә иде, әнисез үскән ятимә өчен онытылмас хатирәләр булып калды.

Динара апа гаиләдә өлкән кыз буларак, тормыш тәҗрибәсе зур иде. Ул авылда беренче булып йорт алдында төрле сорт чәчәкләр, бакчасында җимеш агачлары, җиләкләр үстерүне башлап җибәрүче булды. Мәктәптә биология укытучысы һәм кызларның хезмәт дәресләрен алып барды. Мәктәп тирәсен яшелләндерү, бакчада алмагач, күп итеп кәбестә, башка яшелчәләрне кызлар зур тырышлык белән үстерәләр иде.

Апа вакыты белән исәпләшмәде, үзенә, кызларга да таләпчән булды. Хәзерге көндә өлкәнәйгән укучылары бакча эшләренә мәктәптә өйрәнеп чыгуларын исләренә төшерәләр, апаларына рәхмәтлеләр.

Динара апа, класс җитәкчесе буларак, укучыларын җәйге яки кышкы каникулларда шәһәрләр буйлап сәяхәт иттерде. Уй-ниятләрен ихлас күңелдән башкарды.

Ул мәктәп яны интернатында да тәрбияче булып эшләде. Кайгыртучан, балаларның күңелен күрә белүче апаларына ихтирамлы булдылар.

Динара ханым җәмәгать эшләрендә дә актив иде. Ул мәктәп профсоюз эшен җитәкләде, ә яшьләр белән клубта һәр бәйрәмдә диярлек пьеса куйдыручы, кичәләр оештыручы булды. Әйе, аның яшәү мәгънәсе хезмәтендә дияргә кирәк. Нинди генә эшкә тотынса да, бөтен күңелен биреп башкарды.

Сугыш елы яшүсмере Дәүләтгәрәй абый зурлар белән беррәттән колхоз эшендә кая кушсалар, шунда бара, төрле эшләр башкара. Ул сугыш беткәч, армия сафына алына, флотта хезмәт итәргә туры килә. Ничәмә ничә еллар диңгез, океаннарны кичкәндә төрле хәлләрдә аптырап калмау, тәртип, төгәллек, коллективта бердәмлек, берничә һөнәр иясе булу – барлык таләпләрне үзгәрешсез үтәү, тиешенчә хезмәт итүе, флоттагы хезмәте аны һәрьяклап чыныктыра.

Ул хезмәт елларын үтәп, туган авылына, әнисен, туган-якыннарын сагынып кайта. Гади, сабыр холыклы, тормышта, эшендә яши белеп яшәде, эшли белеп эшләде.

Коммунист Дәүләтгәрәй абый партия кушканны зур җаваплылык белән башкарды. Ул, терлекчелек фермасында җитәкче буларак, таләпчән, төгәл, хезмәткәрләренә игътибарлы булды. Оста оештыручы, җитәкче хезмәт бурычын тиешенчә үтәде.

Тынгысыз җан лаеклы ялда булса да, җәмәгать эшләрендә нәтиҗәле эшләр башкарды. Бөтен күңеле белән авылдашларына хезмәт итте. Авыл мәчетен торгызу, юлларны яңарту һ.б. бик күп изге эшләр аның ярдәме белән башкарылды. Аның изге эшләренең чынбарлыкка ашуын “Яңарыш” хезмәткәре Д.Фәхретдинова укучыларга әледән-әле җиткереп торды.

Авылның хөрмәтле затлары игътибарга, ихтирамга лаеклы. Алар икесе дә кешелекле, ярдәмчел, дус-туганнар турында кайгыртучаннар. Уллары Азат, киленнәре Мәдинә - икесе дә лаеклы ялда. Алар килеп-китеп йөриләр, тиешле эшләрен башкаралар. Бабай белән әби, өлкән яшьтә булсалар да, тик утырмыйлар, йорт тирәсендә җайлап кына бакчада эшлиләр, чәчәкләр үстерәләр. Алар бер-берсенә терәк тә, кирәк тә, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Август башында аксакал Дәүләтгәрәй абый 90 яшен, Динара апа 85 яшен тутырды. Минем изге теләгем: җан тынычлыгы, тән саулыгы, бәхетле озын гомер насыйп итсен.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, ветеран укытучы.
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума