#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ятимлек ачысын балаларыгыз күрмәсен

последние и лучшие новости искусства в мире

Дөньялыкта ата-анага килгән иң авыр кайгыларның ачылыгын күздә тотып халык телендә “Газиз балаң үзеңнән алда китмәсен”, “Ачы кайгыларны күрергә Ходай насыйп итмәсен, күргәнгә сабырлык, түземлек бирсен”, - дигән әйтемнәр йөри. Кызганычка каршы, бу сүзләрне безгә бик еш әйтергә туры килә. Бүген йөгереп йөргән яшьләр иртәгә юк булалар. Ни өчен шулай? Иң аянычлысы да шунда: аңа ансат кына җавабын да табып булмый. Төмәннең Салаир трактындагы мөселманнар зиратының ачылып, 3-4 ел гына эшләп килгән чорында, зират мулласы Марат абый Мусямов (үзе дә мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) белән сөйләшкәнебезне хәтерлим.

Ул: “Бик күп яшьләр үлә, 30-40 яшь кеше арасында яшен яшәгән, ашын ашаган 1-2 олы кеше генә туры килә”, - дигән иде. Әле ул вакытта коточкыч тизлектә зиратның тулуы куркыныч иде. Хәзер зиратның иге-чиге юк, дистә еллар эчендә каберләр белән тулды. Төрле юл һәлакәтләренә тарыган, фаҗигале хәлләргә юлыкканнардан башка, өйләрендә тыныч кына яшәп ятучылар арасында чирләп китүчеләр азмыни? Ашыгыч ярдәм чакырып, үз аңнарында, үз аякларында хастаханәгә кереп китеп, хәлләре яхшыру урынына, кинәт начарланып өзлегеп тә китәләр. Һәркем өметләнә, яхшыга юрый, табибларга ышана.

Бигрәк тә бик якын кешеңнең үлеме башка сыймый, аның белән берничек тә килешеп булмый. Нигә ул өйдә чакта үз аңында булып та, больницада хәле начарланып, аннан бакыйга күчеп киткән? Бигрәк тә сәламәтлекләре көчле, нык булганнар теге дөньяга китә баралар.

Әле күптән түгел Тубыл шәһәренә барып, үзебезгә туган тиешле ике яшь кешене соңгы юлга озатып кайтырга туры килде. Яшьләрнең алда әле очсыз-кырыйсыз гомер юлын үтәселәре бар иде. Аларның берсе - Гүзәлия Искәндәр кызы Фазылова 32 яшендә вафат булды. Ул тормыш иптәшен, ике баласын, әти-әнисен кара кайгыда калдырып китте. Алар төньяк шәһәрләренең берсендә яшәп, Гүзәлия өченче баласына көмәнле булган. Кан басымы күтәрелеп киткән һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Хастаханәгә ул үз аяклары белән атлап кергән һәм Гүзәлиягә больницада инсульт булган. Больницада озак ятып, Гүзәлиянең хәле яхшырмагач, аны Уренгойга җибәрәләр. Андагы табиблар “йөрәге һәм бавырлары яхшы, терелер”, - дигәннәр. Үзен саклап калу максатыннан, эчендәге 5 айлык баласын алганда табигый булмаган “комага” җибәргәннәр һәм ул аннан бүтән чыкмыйча, бакыйга күчкән.

Хәзерге заманда төбенә тоз коеп “кем гаепле?”не табар өчен миллионлаган акча кирәк.  Ә гади авыл кешесендә акча да, авыр кайгыдан торып басарга көч тә юк. Ни эшләргә? Киңәш итәрлек бер генә юл кала. Һәркем:  яшьме, картмы – профилактик тикшеренүләрне исән чагында үтәргә тиеш. Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклый, диләр бит.

Һәрбер үлемнән соң якыннарның башында меңләгән сорау туа. Гаеплене эзләү башлана. Әгәр дә сәламәтлегебезне алдан кайгыртып даими рәвештә тикшеренеп торсак, үлем-китем азрак булачак.

Хәзер бит беркем беркемгә кирәкми. Советлар чорындагы кебек беркем дә сезне мәҗбүриләп дәваламый. Һәркем үзен үзе кайгыртып, сәламәтлеген үзе карарга тиеш. Сәламәт булыгыз, дөньяга китергән балаларыгызны үзегез үстерегез. Ятимлек ачысын балаларыгыз күрмәсен, әти-әниләрегез күз яшьләрен түкмәсеннәр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836