Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмыш һәм гаилә

последние и лучшие новости искусства в мире

51-7“Адәм баласы михнәтләргә түзә, ә рәхәткә түзми”, - диләр. Ә бит кайгы, михнәтләрнең кеше көче җитмәстәйләре, таудан биекләре була.

Андый вакыт нишләргә соң? Шулай да сынмыйча-сыгылмыйча дәһшәтле елларны кичеп чыгучылар да аз түгел.

Ризмөхәммәт абый Абайдуллинның тормыш юлына күз салсак, гади кеше иңләп чыга алмаслык авырлыклар кичергән. Ә ул, киресенчә, ачы җилләргә каршы торып, ныгый гына барган, тормыш сукмагыннан башын горур тотып алга таба атлаган. Алар гаиләсен үлем афәте чорнап алганда, Ризмөхәммәт абый әле сабый гына булган. Ә бар авырлык аның әнисенә төшкәнлеге, һичшиксез, ачык.

Ризмөхәммәт абый Лаемтамак авылында гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Аңа 1 яшь 3 ай булганда, әтисен алып китәләр һәм 1938 елның июнь аенда Тубыл төрмәсендә аталар. 1955 нче елда реабилитациялиләр. Ике агасы сугыш кырында һәлак булалар. Апасы 19 яшендә сары (гепатит) авыруыннан, 7 яшьлек абыйсын агулы кәлтә тешләп, ике малай, бер кыз авырып әтиләре өйдә вакыт үләләр. Дөньяга сигез бала китергән ана бер төпчек бала белән генә ялгызы кала.

Ана улын газап-кыенлыклар белән булса да укыта. Сыерны бетерми, юкә чабып, күлә суга, кәбестә-бәрәңге утырта.

Лаемтамак мәктәбен “5”легә генә тәмамлый баласы. Ата-аналары сугышта үлгәннәргә “паек” бирелсә дә, боларга юк, чөнки ата - “халык дошманы”. Педучилищеда да сынатмый, спорт белән шөгыльләнә, Тубыл драмтеатрында спектакльләр күрсәтәләр. Дипломында бер генә “4”ле, калганнары “5”ле була. Вәчир авылына укытырга чыкканында, декабрь аенда 18 яше тула. Бер үзенә 4 сыйныфны бер ярым смена итеп укытырга туры килә

Төмән өлкә халык мәгарифе бүлегеннән аңа Мактау кәгазе бирәләр. Вәчир мәктәбендә 9 ел эшләгәч, туган авылына кайта, гаиләле була. Йорт салып кергәч, хатыны Галия апа белән икесе дә Тубыл пединститутын читтән торып укыйлар. Галия апа – 35, Ризмөхәммәт абый 40 ел стаж белән лаеклы ялга чыгалар. Кызлары шикәр авыруы белән авырып киткәч, Тубылга күчеп киләләр. Балалары сугышта калган әниләргә фатир бирелсә дә, алар эзләп йөрмиләр. Күрәсең, гаепсезгә атып үтерелгән әтиләре намусын фатирга алыштырырга теләмәгәннәр. Ризмөхәммәт абый авылда – 2, шәһәрдә 1 йорт сала.

Кызлары Төмән университетының чит телләр факультетын, икенче уллары да Төмәндә индустриаль институтны тәмамладылар. Кече уллары төзүче һөнәрен сайлап, төньякта 17 ел эшләде...

1995 елның 30 июнендә мәктәп ишеген ябып ялга чыкканда безне, рәхмәт әйтеп, озатып калучы да булмады. Мин елак кеше, мәктәптән, клубны урап яр буйлап, арткы капкадан кайтып кердем. Миңа “РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре” исемен дә Тубыл районы мәгариф бүлегенә чакырып бирделәр, - дип сөйләде Галия апа Абайдуллина.

Галия апа үзенең матур-матур шигырьләре белән себер җирлеген баета, китаплары бастырылып килә. Тубыл, Вагай, Яркәү советына кергән күп авыллар мәктәпләренә Галия апаны очрашуларга чакыралар.

Ризмөхәммәт абый тарих һәм физкультура дәресләреннән безне дә укытты. Ул еллардагы укытучылар һәрберсе олы ихтирамга лаек иделәр. Әмма, Ризмөхәммәт абый үзенә күрә аерым бер мактауга лаеклы укытучы, сабыр, акыллы, басынкы гына тавыш белән сөйләшә иде.

Хәзер дә Ризмөхәммәт абый турында сүз чыкса, элекке укучылары аеруча бер җылылык белән искә алалар. Үзем һәм барлык ул укыткан укучылар исеменнән аңа зур рәхмәтләребезне белдереп, тагын бәрәкәтле, саулыклы, бәхетле озын гомерләр телибез аңа.

Аучылык шөгылен дә ул бик яратты. 50 ел сунарчылык җәмгыятендә торып, мылтыгын күптән түгел генә тапшырган. Ә хәзер балык тота, җиләк-җимеш җыя.

Кеше олыгайган саен бала, яшьлек еллары кат-кат искә төшә икән. Әтисен “халык дошманы” дип бер генә дә гаебе булмаган килеш атып үтергәч, Ризмөхәммәт абыйның бала чагы кыерсытылуда, эзәрлекләүләрдә үтә. Ач-ялангач үссә-үсә, әмма ул рухи яктан көчле кеше булып җитлегә. Сазлар йөзеп, көймәләрдә, чаңгыда, җәяү Тубылга йөреп белем ала.

Галия апа белән Ризмөхәммәт абый, советлар чоры булуга карамастан, никахлашып кавышалар.  Заманасына күрә туен да ясыйлар һәм сәяхәткә Мәскәүгә баралар. Соңыннан Кавказ тауларында, Кара диңгез буйларында һәм Геленджикта ял итәләр.

2017нче елның 24 мартында Галия апа белән Ризмөхәммәт абыйның бергә яшәүләренә 55 ел тула. Хәзер алар балалар, оныклар рәхәтендә көн итәләр. 5 онык, 2 оныкчыклары аларга яшәргә көч бирә. Булганына канәгать булып картлык көннәрен кичерәләр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836