Материалы

Язмышыбыз шулай башланды

последние и лучшие новости искусства в мире

7-4Тубыл районы, Нешшә дигән авылда ун балалы Фазыловлар гаиләсендә биш ир малай арасында Изел исемлесе дөньяга килә. Аның әти-әнисе эшчән, тырыш, кунакчыл – барлык узган-барган – атлымы, җәяүлеме Фазыловлар гаиләсендә тукталып, кунак булып киткәннәр. Һәркемгә дә кайнар чәй, җылы аш, якты караш табыла бу йортта. Ирле-хатынлы Зәкиулла, Сәлия Фазыловлар сабырлыклары, акыллылыклары белән дә башкалардан аерылып торалар. Тупырдап үскән сәламәт балалар арасында Изел дә башта бернәрсәсе белән дә аерылмый. Яшь тулып тәпи йөри башлагач кына әти-әнисе андагы үзгәрешне сизәләр.

Баланың бер аягы үсә, икенчесе үсми. Тубылга барып тикшерткәч, бот сөяге туганда ук урыныннан кузгалганлыгы билгеле була. Медицина көчсез, җирле табиблар баланың нормаль булып үсүен вәгъдә итә алмыйлар. Ата-ана бәргәләнеп нәрсә эшләргә дә белмиләр, Сәлия апа өлкә газетасы - “Тюменская правда”га үзләренең хәлләрен аңлатып яза. Озак көтәргә туры килми, өлкә хастаханәсеннән чакыру хаты килә. Әнисе Изелдән соң туган күкрәк баласын һәм Изелне алып Төмәнгә юл ала. Баланы тикшергәч, аякларын герләр белән тарттырып, башта өч айга, аннары берәр айлап, еллар дәвамында дәваланалар. Изелнең ике аягы да тигез һәм нормаль булып үссен өчен 16 ел буена өлкә хастаханәсе юлын таптыйлар. Бот сөяге буынына пластик җайланма куела, ул берничә елдан соң уаланып бетә һәм яңадан-яңа операцияләр ясап торырга кирәк була. Соңгы елларда шул операцияне ясау мөмкинчелеге булмый. Ни өчен? Беренчедән, операцияне ясату өчен шәһәр поликлиникаларында йөрергә вакыт һәм операциядән соң аның үзен караучы кирәк. Бүгенге көндә янында өч ир малай. Алар укыйлар, өйдән чыгып китүне күз алдына китерүе дә кыен. Шулай итеп ул сызланулар белән гомер кичерә. Бер бәхетең булмаса, булмый икән. Яшьлегендә барлык егетләр кебек өйләнә, киленне өйгә алып кайта. Әти-әнисе зур яңа өй өлгертеп, үзләре яшәгән элекке йортка Изелне аерым чыгаралар. Башта ярыйсы гына яшәп китәләр. Ул заманаларда күлләр балыклы. Изел балыкчылык белән шөгыльләнә, бригада белән балык тотып, аны “Рыбколхоз”га тапшырып, шул акчага көн күрәләр. Әмма, дөньялар үзгәрә. Үзгәртеп кору чоры сазъякларны да читләтеп үтми. Юллар бетә яисә аны ясаучы, караучы булмый, кибетләр ябыла, авыллар караңгы, гомер буена миллионер булып торган балыкчылык колхозы таркала.

Тарта-суза берничә ел узгач, Изелнең хатыны өченче ир малайга көмәнле чагында, ирен ташлап шәһәргә китә. Әлбәттә, өченче ир малай дөньяга туа һәм тагын ике-өч ел вакыт уза.

Көннәрдән бер көнне шәһәрдән хәбәр килә: “Хатының бер ай инде балаларны килеп алмый, аларны теләсә кая ташлап йөри, бер көнгә дип калдырып китә дә, үзе юкка чыга”, - дигән эчтәлектә була хат.

Изел Зәкиулла улы ике дә уйлап тормыйча, көз көне сазлыклар аркылы махсус йөрүче техника табып, балаларны Тубылдан өенә, авылга алып кайту әмәлен таба.

Яхшы тормыш күренми. Изел авырый, эш юк, акча юк. Балаларга хөкүмәт түләгән пособиене алыр өчен берничә суд юлын үтәргә кирәк. Анда да акчасыз берни эшли алмыйсың. Олы малай мәктәпкә беренче сыйныфка керер алдыннан, чорма башыннан менеп үзләре үскән киемнәрне алып төшеп, аларны тегеп, кыскартып Ленарны мәктәпкә озата. Балаларны ашатырга да, киендерергә дә кирәк. Борын төбендә кыш башланырга тора. Юклыкның иге-чиге юк. Алай әйләнсәң дә, болай әйләнсәң дә акча дигән нәрсә бөтенесен хәл итә. Киләчәккә өмет тә, ышаныч та калмый. Үзе эшли алса, болай булыр идемени? Сугыш чорында ачлык, хәерчелек, авырлыкларны кеше җиңеп чыккан. Ил тыныч булса, без дә үлмәбез әле, дип үз-үзен юатырга гына кала.

Тәртипсез тормыш алып барган әниләре ана хокукыннан мәхрүм ителә. Күпмедер вакыттан соң үлеп тә китә.

Ярдәм итүчеләр табылды

Кышның салкын көннәрендә Изел Фазыловлар яшәгән йортның ишеген шакыдык. Өйдәге күренешне язып та тормыйм, бөтен җирдә хатын-кызның юклыгы сизелеп тора. Безне тетрәндергәне – Изел сөйләгәндә күз яшьләре тамып торуы булды. Ир кеше чарасызлыктан, көчсезлектән елый һәм бу күренеш күңелләргә авыр борчу салды. Монда кайткач та, ничек итеп бу гаиләгә ярдәм итәргә, дигән уй тынгылык бирмәде.

Иң башта үзебезнең “Яңарыш” газетасы ярдәмгә килде. Шәһәрдә бит 1-2 балалы яхшы яшәүче гаиләләр бик күп. Аз гына киеп, яңа килеш балаларына кечерәеп калган киемнәрне кая куярга белмәүчеләр бихисап. Менә без шуны уйлап, газетабызда белдерү бирдек. Озак та үтмәде, букчалар күтәреп редакциягә кешеләр килә башладылар. Берара чын-чынлап кабул итү пунктына әйләндек. Шул киемнәрне балаларга яраклыларын аерып, авылга Фазыловларга озата тордык.

Татар халкының “Ил барында ир хур булмас” дигән мәкальгә таянып эзләнүләр башланды. Аның икенчесе “Ил иргә, ир илгә” дигәне дә бар. Бу мәкальләр кешегә өмет бирүче, ышаныч китерүче, ягъни, иле булган еламас дигәнне аңлата. Күрәсең, безнең ил һәр яклап үзенең гражданнарын яклап чыга алмый. Киресенчә, мохтаҗлар һәм ятимнәр мәңге чыга алмаслык өермәгә эләгә.

Безгә эшлекле, кайгыртучан милләттәшләребез кирәк иде. Аллаһының рәхмәтләре яусын, шундый кешеләр очрадылар. Өлкә татар Конгрессы каршында оешкан “Бездә ятим бала юк” дигән хәйрия фондына мөрәҗәгать иттек. “Төзүче” мәдәният йортында концерт бара иде. Фондның башлыгы Ринат Насыйровны коридорга чакырып, бу мәсьәләне аңлаттык. Ул, гариза язарга, балаларның фоторәсемнәре һәм тулы мәгълүматларын туплап, документларны китерергә кушты. Фондның ул вакыттагы рәисе Әхтәм Каюмов ярдәмендә суд юлларын үтеп, балалар суд карары буенча әтиләренә кайтарылдылар. Дәүләт түләгән пособие акчаларын ала башлаганчы, “Бездә ятим бала юк” фондыннан балаларга бер елга кадәр акча түләнде, шулай ук Төмән шәһәренең эшкуары Гомәр Шаматов өч ятим баланың язмышын читтә калдырмады. Ул да бер ел буена балаларга акча җибәреп, пешеренергә электр миче һәм уенчыклар белән ярдәм итеп торды.

Санап бетергесез күп эшләр эшләнде. Әгәр дә вакытында Әхтәм абый Каюмов һәм Ринат Насыйров кебек киң күңелле, рәхимле кешеләр булмаса, Фазыловлар гаиләсенең язмышы нәрсә булып бетәр икәнен уйларга да куркыныч. Әлхәмдүлиллә, андый кешеләребез бар һәм алар безнең милләттәшләребез.

Ятим балалар өйле булдылар

Изел Фазылов экономияле, балаларын канат астына җыеп, салкын җилләрдән саклап торучы, кайгыртучан әти булып чыкты. Сазъяк авылларда барлык кешеләрдә булмаган автомат кер юу машинасы һәм ике суыткыч алып куйды. Запас белән яши торган кеше дә ул, туңдыргыч камералары һәрвакыт ит, балык һәм башка азык-төлек белән тулы. Карап торсак, әйбәт кенә яшәп киттеләр төсле. Тик тора торган йортлары иске, кыш көне өй эчендә бик салкын. Нишләргә? Авылда йорт төзүнең мәгънәсе юк. Балалар мәктәпне бетергәч, шәһәргә чыгып китәләр. Әле авылда башлангыч белем генә ала алалар бит.

Өй мәсьәләсе буенча ярдәмгә тагын шул ук фондның дәвамчысы - “Бәрәкәт” ярдәмгә килә. Бүгенге көндә әлеге эшләп килүче фондның рәисе Мөнирә Хөснетдиновага гариза язып, Фазыловларга өй алып бирү мәсьәләсе күтәрелде. Изелнең ана капиталына кушып Тубылдан ерак түгел Овсянниково авылында йорт карап, шуны алырга ниятләп, йортны сату һәм алу эшләре буенча документлар төгәлләнгәч, фондтан җыелган акча йортны сатучыга тапшырылды. Фазыловлар Нешшә авылыннан Овсянниководагы йортка күчеп килделәр. Язын бәрәңгесен һәм яшелчә утыртып, үзләренә җитәрлек уңыш та җыеп алдылар. Әмма яңа йортның яңа проблемалары: Фазыловларның йортына кадәр газ кертелмәгән һәм суны ерактан ташыйлар. Йорт төзелеп бетмәгән, ярар анысына, өч ир-егет үсәләр, әтиләренә үз куллары белән ярдәм итеп, эш эшләп үссәләр яхшырак булыр. Яңа ел алдыннан “Бәрәкәт” фондыннан Ленар, Айнур, Эльварга затлы бүләкләр җибәрелде, шулай ук йомшак диваннар бүләк иттеләр.

Быел Яңа елдан соң берничә еллар ярдәм итеп торган кешеләребез, Овсянниковога барып, Фазыловлар гаиләсендә кунак булып кайттылар. Чын мәгънәсендә, алар нияте балаларны күреп, очрашып, әңгәмә корып кайту иде. Ике машина белән 9 кеше бардык: идарә рәисе һәм башлап җибәрүче Ринат Насыйров, шулай ук бу эшкә нигез салучы, эшкуар Ривал Хөснетдинов, фондның рәисе Мөнирә Хөснетдинова, попечительләр советы әгъзасы Фәрит Хәкимов, оештыручы Зилә Юсупова, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы журналисты София Хәйруллина, “Ак калфак” рәисе Римма Вәлиева һәм “Яңарыш”тан – мин.

Балаларга эшкуарларыбыз – Рамил Нәбиев, Рамил Усманов, Илдар Галимов, Ринат Шәрәфетдинов, Ринат Насыйров, Ривал Хөснетдинов ярдәм иттеләр.

Без килгәндә малайлар өчесе дә мәктәптә иделәр. Йорт хуҗасы Изел безне каршы алды. Йортны карадык, сөйләштек, мәктәпкә кереп балаларның укытучылары һәм үзләре белән очраштык. Шулай ук авыл хакимиятенә дә кереп танышып, үзебезнең барлыкны белдердек. Хәзер Фазыловлар шәһәргә якын, асфальтлы юл, һәрвакыт электр уты яна, унберъеллык мәктәп һәм башка уңайлыклары булган авылда яшиләр. Үзләре дә канәгать һәм авыр чакларда ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтлеләр. Ишек алларын карап йөргәндә Ринат Хәмзә улы идән-түшәмсез корылма эченә кереп карап чыкты да, моны бер ай эчендә рәткә кертеп куегыз һәм миңа хәбәр бирерсез. Савыла торган сыер, 3-4 сарык һәм аларга ашарга печән китертәм, дигәч, барыбыз да шаккаттык. Бигрәк тә йорт хуҗасы Изел телсез калды. Бик тә әйбәт булыр иде, малайларны саварга өйрәтеп, сөт-май ашап үсәрләр, ичмасам.

Малайларга ярдәм итә башлаганда, алар бөтенләйгә кечкенәләр иде. Хәзер 7-8 ел эчендә үсеп киткәннәр, һәрберсе эшкә ярарлык булганнар. Иң мөһиме, дөрес тәрбия алып, рәхимле, шәфкатьле, яхшылыкка яхшылык белән кайтара торган малайлар булып үссеннәр һәм әлеге миһербанлы кешеләр шикелле милләтебезгә кирәкле һәм мәрхәмәтле, кайгыртучан булырга Ходай насыйп итсен.

Мәктәпкә һәм авыл хакимиятенә кергәндә милләттәшләребез өчен горурлык хисе уянды: күрсеннәр әле безнең Төмәндә нинди фонд эшләгәнен һәм нинди мәрхәмәтле кешеләр яшәгәнен.

Без бала чакта олылар әйтә торганнар иде: «Ятим балалар очратсагыз, кесәгездә бирергә әйбер булмаса, башларыннан сыйпап узсагыз да, сез саваплы буласыз», - диеп. Барлык ярдәм итүчеләрнең үз изгелекләре, үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума