#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яхшыга өметләник

последние и лучшие новости искусства в мире

Табигать пычрана һәм бозыла барган заманда яшибез. Ашаган ризыкларыбыз консервантлар һәм без белмәгән әллә нинди хикмәтләр белән шыплап тулган.

Беркөнне “1нче канал”дан тапшыру карадым. Без яратып ашаган тавык түшкәләрен ничек итеп “эшкәртеп” сатуга чыгарганнарын күрсәттеләр. Шаккаттым. Тапшыруны алып баручы бер килолы түшкәгә шприц ярдәмендә тозлы су кертте. Менә шулай авырлыгын ярты килога арттырып, түшкәне туңдырып, сатуга чыгаралар икән. Тозлы сыекча белән бергә тәмләткечләр, буягычлар, эмульгаторлар да тутыралар икән. Эмульгаторлар – азыкның үзле, матур булуы, тиз бозылмавы өчен җаваплы матдәләр. Бу матдәләрнең табигыйлары булса да, арзанрак булуы сәбәпле, ешрак ясалмаларын кулланалар. Алып баручы шулай “эшкәрткәннән” соң, тавык түшкәсе өреп кабарткандай “симереп” матурланып калды.  Әлеге махинация җитештерүчегә өстәмә табыш бирә, ә без – сатып алучылар, ярты кило тозлы суга ит бәясеннән түлибез.

Элек һәр төр продукцияне тикшереп, сатуга дәүләт стандартларына (ГОСТ) туры килгәнен генә чыгаралар иде. Хәзер һәр җитештерүченең үз “стандарты”, ничек тели, нәрсә куша – барысы да аның ихтыярында.

Көндәлек ризыгыбыз саналган гап-гади ипигә дә 5-6 төрле өстәмәләр кушалар икән. Инде 20-25 проценты гына иттән торган казылыкның 80 процент өлешен ниләр белән тутыралар – бер Ходай гына белә.

Соңгы вакытта галимнәр тагын бер ачыш ясадылар. Сыер маенда зарарлы холестерин бар дигәч, күбебез ризык әзерләгәндә, кыздырганда көнбагыш мае куллана идек. Ә хәзерге галимнәр әйтүенчә, кукуруз, көнбагыш майлары кыздырганда агуга әйләнә икән. Баш мие эшчәнлегенә кирәкле ОМЕГА-3 кислотасын сыек майдагы ОМЕГА-6 алыштыра, нәтиҗәдә ми эшчәнлегендә кискен үзгәрешләр килеп чыга, язва барлыкка килә, йөрәк-кан әйләнеше бозыла, кан басымы арту ихтималы бар, диләр. Менә шундый шаккатмалы хәлләр. Хәер, аптырыйсы юк, аның көнбагыш мае дигәннәре дә чын май түгелдер инде, ни исе, ни тәме дигәндәй.

Әлеге “яңалык”лардан соң сырхауханәләрдә кеше күплегенә, гарип балалар тууына, онкологик авырулар артуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Исән калганыбызга шөкер итәрлек.

(“Татарстан яшьләре”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836