Материалы

Үрнәк алырлык гаилә

последние и лучшие новости искусства в мире

9-9Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәүче Мөнәвәрә һәм Данир Мадеевларның бергә гомер итүләренә 23 февральдә 50 ел тулды. Балалары – Ирек, Азат һәм Гөлшат үз тормышлары белән яшиләр. Ирек озак еллар 506 нчы автобуста “Төмән – Малая Заморозовка” маршрутында эшли. Кешелекле, һәркемнең хәленә керергә тырыша, бик хөрмәт итәләр үзен. Азат ерак рейсларга йөрүче шофер. Гөлшат техникум тәмамлады. Ата-аналарына килеп, хәлләрен белешеп китәләр, 6 оныклары бар.

Гаилә җылысы – бер-береңне яратып, кайгыртып, хөрмәт итеп яшәү, киләчәкне ышанып тапшырырдай балалар тәрбияләп үстерү, бер-береңә тугрылыклы булып, мәхәббәт белән яшәү. Тормыштан ямь таба белгән кешенең эшләре дә уң, гаиләсе дә тату була. Аларның йортына аяк баскач, бу сүзләрнең хаклыгына тулысынча ышанасың. Барып керсәң, елмаеп каршы алалар. Мөнәвәрә – зоотехник-селекционер булып, ә Данияр механизатор да, идарәче дә булып эшләде. Гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә ата-баба йолаларын хөрмәтлиләр, авылдашларының ихтирамын казанган кешеләр.

Мадеевлар гаиләсе исәнлек-саулыкта, калган гомерләрен тигезлектә, балаларының, оныкларының тәмле сүзләрен генә ишетеп яшәсеннәр.

Тәнзилә ЯРУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума