Материалы

“Үз өендә бәхетле булган кеше - бәхетле”

последние и лучшие новости искусства в мире

28-11Гаилә – ул кешегә иң кадерле нәрсә. “Үз өендә бәхетле булган кеше – бәхетле”, - диеп Л.Н.Толстой раслаган. Гаилә - тугрылык саклана торган дөнья, аның ярдәмендә без көн саен тыныч һәм ышанычлы нигезгә ирешәбез, анда уңайлылык, шатлык, җан тынычлыгы хөкем сөрә.

Безнең авылда бик күп яхшы гаиләләр яши. Рәйсә һәм Фәрит Ярашовлар гаиләсе безнең өчен, яшьләр өчен үрнәк булып торалар. Бу бик тату, кунакчыл гаилә, анда һәрвакыт тынычлык хөкем сөрә. Агымдагы елның март аенда алар бергә яшәүләренең 45 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

Рәйсә апа Төмән педучилищесын тәмамлаганнан соң, Аслана урта мәктәбенә эшкә керә һәм пенсиягә кадәр башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма. Яшь кыз укырга керергә киткәндә, аның юлдашы бу уку йортының укытучысы булып чыга, ул аңа ярдәм итә һәм булыша. Нинди бәхетле очрак! Аннан читтән торып Ишим педагогия институтын тәмамлый. 34 ел укытучы булып эшләп, ул тәҗрибәле педагог кына түгел, район милли мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучыларының остазы да булган. Югары профессиональлек, игелеклелек, ярдәмчеллек, эшне ахырына кадәр җиткерә белү мәктәптә һәм ата-аналар арасында абруй казанырга ярдәм итте. Район мәгариф бүлегеннән күпсанлы грамоталар һәм «Гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исеме моның турында раслый, ягъни ул - хезмәт ветераны. Тыныч, акыллы, аралашучан, игелекле Рәйсә апа тормыш иптәше белән шундый ук хезмәт сөючән, үҗәт балалар тәрбияләп үстергәннәр, барысына да югары белем биргәннәр. Бүген дә, хәлләреннән килгәнчә, аларга мораль һәм физик яктан да ярдәм итәләр. Тагын 5 оныклары һәм оныкчыклары бар. Алар бәхетле әби һәм бабай. Фәрит абый белән Рәйсә апа лаеклы ялда булсалар да, кул кушырып тик утырмыйлар, бакча белән шөгыльләнәләр, ишегалларында чәчәкләре күп. Буш вакытында Рәйсә апа башмаклар бәйләргә ярата. Ул аларны үзенең күпсанлы туганнарына бүләк итә, гаилә бюджетына нинди дә булса ярдәм күрсәтә. Ә Фәрит абый мәчеткә йөри, ул хөрмәтле мулла. Бүгенге һәм иртәге көннең барлык гүзәллекләрен күреп яшиләр алар. Кунаклар чакырып, үзләре кунакка йөреп, Ураза, Корбан һәм башка бәйрәмнәрне уздыралар, барыбыз өчен дә үрнәк булып торалар. Рәйсә апам - минем өчен икенче әни дә әле. Газета аша аларны Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне белән котлыйм һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, чөнки алар миңа терәк, һәрвакыт булышып, яхшы киңәшләрен биреп торалар. Мин аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлык һәм балаларының, оныкларының һәрвакыт сөендереп яшәүләрен телим.

Асия ТӨЛКЕБАЕВА, Ялутор районы, Аслана авылы.
(Ләйлә М
АДЬЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума