#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Үзбикләнүгә җитди карыйк”

последние и лучшие новости искусства в мире

16-14Тубыл шәһәрендә яшәүче Кормановлар гаиләсе карантин таләпләрен төгәл үтиләр. Үз йортларында яшәгәч, хуҗалык та тоталар. Ит, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, кайнатма-кабымлыклар - бары да үзләренеке. Ипи, өчпочмак, бәлеш, капшырма, шәңгәне уңган хуҗабикә үзе пешерә, шуңа кибеткә чыгып торасы да юк. Кирәккән әйберләрне уллары белән киленнәре китереп бирәләр. Әти-әниләренә ишек алдыннан читкә чыгарга да рөхсәт итмиләр, колонкадан суны үзләре ташып әзерлиләр. Ишек алдына этләрен, тавыкларын ашатырга, бакчада эшләргә дә битлек кимичә чыгарга кушмыйлар.

Битлекне элек алар аптекадан алган булсалар, хәзер дымлы салфеткалар белән запасланганнар. 3 катлы салфетканың ике ягына җеп бәйләп, үзләрен 2-3 сәгатькә җитәрлек битлек белән тәэмин итәләр. Тормышка оптимистик карашта булган, көтелмәгән уңайсызлыкларны тапкырлыклары, тырышлыклары белән җиңеп, алга омтылучы бу ике пар якташларыбызга паникага, төшенкелеккә бирелмәскә, үзбикләнүгә зур җаваплылык белән карап сакланырга киңәш итәләр. Тиздән бу чирне бергәләшеп җиңәчәгебезгә һич тә шикләнмиләр. Әлеге ышаныч гадәти күтәренке кәефләрен, мәзәкчеллекләрен җуймыйча, башкарган һәр эшләрендә шаян, мәзәк итеп сөйләрлек хәл уйлап табалар. Мәсәлән, аралашкан арада да өй хуҗасы эткә күрсәтеп: «Битлек киеп чыккан саен, этебез сагаеп, бездән читкә кача. «Тешләшкән өчен боларга борынчык (намордник) кидергәннәрме? Алай-болай булганны көтмичә, котыру авыруыннан прививка куйдыруы хәерлерәк булыр, дип уйлыйдыр», - дип сөйләп көлдерде. Апа да үзенең күзәтүләре белән бүлешеп: «Безнең гел өйдә утырганны песиебез дә өнәп бетерми. «Минем йортта нишләп озак кунаклыйсыз әле?» - дигән кебек, усал карап куя, бүлмәләр буйлап тузынып йөгереп ала», - дип өстәде. 16-13Ә инде аларның карантинны сылтаулап, бу көннәрдә йомырка салудан баш тартып, хуҗаларына теләктәшлек белдереп, бераз ял итеп алырга булган тавыкларының һәм аларга баш була алмаган горур әтәчнең үз вазифаларын тиешле рәвештә башкарулары турында келәткә кереп дипломатик сөйләшүләр алып барганнары үзе бер кәмит.

Арада авырлыкларга баш имичә, көтелмәгән проблемалардан уңай нәтиҗәләр ясап, тәҗрибә туплап, киләчәккә өмет белән караган милләттәшләребез булганда барыбыз бер булып, Президентыбыз Владимир Путин, өлкә губернаторы Александр Моорның карарларын һәм киңәшләрен төгәл үтәсәк, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән әлеге яман вирусны, һичшиксез, җиңәчәкбез. 

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836