#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зәңгәр якут туйлары белән котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Кактамак авылында яшәүче Рәкыя Сәлимгәрәй кызы белән Әхмәт Фатыйх улы Бикчәнтаевлар үзләренең Зәңгәр якут туйларын бәйрәм иттеләр. Авылның хөрмәтле парын котларга Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Ялутор районының иҗтимагый оешмасы рәисе Вера Вахменина, Аслана күчмә мәдәният комплексы һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлары, якыннары җыелганнар иде. Вера Владимировна юбилярларга мөрәҗәгать итеп: “Сез 45 ел бергә гомер кичереп бер-берен чынлап яратучы, хөрмәт итүче, бербөтен гаиләгә әйләндегез. Киләчәктә дә бала-оныкларыгызның хөрмәтен, ихтирамын тоеп, бәхетле, парлы озын гомер итәргә язсын”, - диде. Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре җыр-бию, матур тәбрикләү сүзләре белән бергә төрле кызыклы уеннар, викториналар да оештырдылар. Кактамак авылы мәдәният йортының “Умырзая” ансамбле әзерләгән музыкаль котлау һәркемнең кәефен күтәрде. Рәкыя Сәлимгәрәй кызы башкарган моңлы җыр да кунакларның күңел кылларын тибрәндерде. Якыннарының изге теләкләре, бүләкләре дә игътибар үзәгендә булды. Нинди бәйрәм табынсыз үтә икән, бигрәк тә безнең милләт халкында! Бай әзерләнгән өстәлдә кунаклар төрле милли һәм җирле ризыклар тәм-том итеп, хуҗабикәнең һәм аның кызлары, киленнәренең уңганлыгына инандылар. Мәҗлес барышында юбилярлар үзләренең бәхетле гаилә серләре белән дә бүлештеләр.

- Без клубта таныштык, - дип искә алды Рәкыя Сәлимгәрәй кызы. -- Әхмәт мине биергә чакырды, шуннан очраша башладык, 20 көннән ЗАГСка барып язылышып кайттык. Шул көннәрдән үк без күп бала турында хыялландык, күрәсең, фәрештәләр: “Амин”, - дигәндә әйткәнбездер, безнең өч улыбыз – Вилдан, Рәдиф, Радик һәм ике кызыбыз – Румияна белән Альбина тудылар. Балаларыбыз тыңлаулы үстеләр, хәзер дә игътибарлы, мәрхәмәтлеләр. Бикчәнтаевлар токымының төп кагыйдәсе – башлаган һәр эшне ахырына җиткереп, яхшы эшләү, моны без балаларга да өйрәттек. Балаларның кайсысы училище, кайсысы институтлар тәмамлап, үзләренә гомерлек һөнәр сайладылар, хәзер үз гаиләләре белән яшиләр, - дип сөйләде. Хатынының сүзләренә күренекле игенчеләр нәселеннән булган Әхмәт Фатыйх улы да кушылып:

- Бүгенге көндә безнең иң зур байлыгыбыз – балаларыбыз һәм 12 оныгыбыз. Без аларны кайгыртып, аларның уңышларына, яулаган дәрәҗәләренә сөенеп яшибез. Алар безнең өметебез һәм нәсел дәвамчыларыбыз, - дип өстәде.

Бикчәнтаевлар күп еллар инде лаеклы ялда булып, үз хуҗалыкларын тоталар, бакча утырталар, чәчәкләр үстерәләр. Өйләрендә һәрвакыт тынычлык, җыйнаклык һәм комфорт хөкем сөрә. Рәкыя Сәлимгәрәй кызы уңган хуҗабикә буларак, йорт-җирләрен гел чиста тота, тәмле ризыклар пешереп, бай табынга бергәләшеп бала-оныкларын көтәләр. Алар авылның җәмәгать һәм дини эшләрендә дә актив катнашалар, шулай авылдашларының хөрмәтен яулаганнар.  

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836