Материалы

Үз милләтен хөрмәтләмәгәнне башкалар хөрмәтләмиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

47-82016 елның беренче яртыеллыгына подписка бара. Моннан алдагысында Кырынкүл авылында газетага яздырып йөргәндә, бер кызыклы гаилә белән таныштык. Моңа сәбәпче Мәүҗидә Туфатуллина булды. Ул үзе дә һәм аның авылда яшәүче апалары, сеңелләре даими рәвештә “Яңарыш” газетасына язылып торалар. Мәүҗидә язылып алгач: “Әйдә, мин сине күрше Любага алып керәм”, - диде. Юл аркылы мәһабәт йорт капкасын икәүләшеп ачып кергәч, безне якты елмаеп, чибәрлеген югалтмаган хатын-кыз каршы алды. Бигрәк тә аның матур итеп татар телендә сөйләшүе шаккатырды. Газетага язылганда “Любовь Петровна Киртякова” дигәч, бөтенләйгә аптырап калдым. “Сез урыс милләтеннән булгач, ничек безнең татар газетасын укый аласыз?” – дип сорарга мәҗбүр булдым.

- Безнең гаилә бит керәшен татарлары. Исем-фамилияләребез генә русча һәм динебез христиан дине. Без туганнан татар телендә сөйләшеп үстек. Күп еллар төньяк шәһәрләрендә яшәп, өч бала тәрбияләп үстереп, монда Кырынкүл авылына гаиләбез белән күчеп кайттык. Бу өй ташландык хәлдә иде, аны төзекләндереп, мал-туар үрчетеп, бакча үстереп, мондагы тормышка җайлашып бик әйбәт яшәп киттек.

Балалар: Инесса, Игорь, Елена югары белем алдылар, әтиләре теләгәнчә укытучы, табиб һөнәрләрен үзләштереп, икесе Уренгой шәһәрендә гаиләләре белән яшиләр, ә Елена монда Кырынкүл мәктәбендә балалар укыта. Ул да гаиләле, барыбыз бергә яшибез. Тик, түгәрәк бәхетле гаиләбезне китекләп, моннан дүрт ел элек тормыш иптәшем Геннадий Германович кинәт кенә аягыннан йөргән килеш вафат булды. Инсульт, диделәр табиблар. Мин аның белән 44 ел, “как за каменной стеной” яшәдем. Үзе биюче, җырчы, бик яхшы күңелле кеше иде. Барлык танышлар, күрше-тирәләр үзен бик яраттылар. Икебез дә Чиләбе өлкәсендә Париж дигән авылда туып-үстек. Миңа 14 яшьтән Геннадийның күзе төшеп, мин үскәнне көтеп алды. Һәрвакыт: “Мин аны үзем үстердем”, - дип, мактана торган иде мәрхүмкәем. Нигә инде яшәмәскә, үзе үстергән балалар, оныкларның рәхәтен күрмәскә. Мин бит ансыз ялгыз аккош кебек - канатларым каерылган, аны юксынып яшим, - дип, Любовь Петровна өзгәләнеп сөйләде.

Бу гаилә үземне дә шаккатырды. Кайсы ягы белән диярсез? Матур итеп яшәүче гаиләләр бик күп. Тик аларның һәрберсенең  үзенчәлекле ягы бар. Любовь Петровнаның милли җанлылыгы, татар мохитендә татарларча яшәүләре игътибарны җәлеп итте. Аларның күршеләре белән дус-тату яшәп, уздырган Коръән ашларына йөреп, Корбан, Рамазан айларында мәчеткә кереп садака салып, безнең динне зурлап, үз итеп яшәүләрендә. Әле бит “Яңарыш” газетасын да яздырып, аны укып киләләр. Подписка вакытында төрле татарлар белән очрашасың. Аларның кайберләре борыннарын өскә күтәреп, йөз чөереп, без газетаны укымыйбыз, укый да белмибез, дип, читкә борылалар. Шундыйларга карап, әлбәттә, гарьләндерә, жәллим мин андый кешеләрне.  Шуларга, сез бит үз милләтегездән, татарлыгыгыздан, ахыр чиктә үз-үзегездән йөз чөерәсез, диясе килә. Юк, инде әйтеп тә тормыйм. Бу бит стенага борчак ыргыткан белән бер. Шунысы аңлашылмый, бу адәм татарлыктан ваз кичеп җир өстендә нинди милләт кешесе булып йөри икән. Миңа шунысы бик яхшы ачык, үз милләтен хөрмәтләмәгәнне, башка милләтләр бервакытта да хөрмәтләмиләр. Киртяновлар гаиләсе керәшен татарлары булсалар да, татарлар хисен саклый белүләре аеруча зур хөрмәткә лаек. Алар бит үз диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап киләләр, шуның белән бергә башка милләт гореф-гадәтләрен дә читкә какмыйлар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума