Материалы

Үзе укыган мәктәптә белем бирә

последние и лучшие новости искусства в мире

12-7Түбән Тәүде районы, Тарман авылында туып-үскән Наилә Илфат кызы Айнитдинова кебек тырыш, максатчан кызларыбызның булуы куандыра. Әле кайчан гына ул Төмән дәүләт университеты студенты иде. Киләсе елга читтән торып укып, аспирантураны да тәмамлый. Университетның филология факультетында татар бүлеген җитәкләгән профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага Наилә зур рәхмәтле. Мәктәптән соң, университетка килгән яшь кызны ул колач җәеп каршылый һәм үз канаты астына калган татар балаларын алган кебек, аны да сыендыра. Биш ел дәвамында фәнни җитәкче Х.Алишина курслар һәм диплом эшләрен эшләгәндә Наиләгә ярдәм итә. Гомумән, иҗади эшчәнлек буенча аның остазына әйләнә. Һәрьяклап кыз үзенең Хәнисә апасына охшарга тырыша, аннан тәҗрибә ала.

Университетны 2011 елны тәмамлап, Каскараның 2 санлы урта мәктәбенә юллама белән инглиз теле укытучысы итеп эшкә җибәрелә һәм шул ук елны аспирантурага укырга керә. Хәнисә Чәүдәт кызы белән автордашлыкта мәкаләләр язалар, бүгенге көндә алар 19га җитте һәм фәнни эшләрен дәвам итәләр.

Ә 2013 елда Наилә Илфат кызы үзенең туган авылына, укыган Тарман урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә. Ул монда педагогик эшчәнлеге буенча үсеш ала. Районнар арасында “Минем иң яхшы дәресем”, “Интерактив такта – дәресләрдә ярдәмче”, “Укытучы елы” бәйгеләрендә яшь укытучы даими рәвештә катнашып килә. “Мәктәп балаларын “Киләчәккә адым” дигән һәм башка фәнни бәйгеләргә әзерли.

2015 елның январь аенда “Укытучылар елы-2015” педагоглар осталыгы бәйгесендә катнаша. Түбән Тәүде районының биш авыл мәктәбеннән катнашучы 14 укытучыдан 5се финалга чыга.

Февральнең 11ендә Түбән Тәүде урта мәктәбе базасында ачык дәрес үтә. Наилә Илфат кызы 8нче сыйныф укучыларын сайлап ала. Класста 27 укучы, таныш түгел аудитория. “Туган як поэзиясе” исемле дәресне алып бара. Анда XIX гасыр шагыйрьләренең табигать турындагы шигырьләре.

Ә өченче тур 7 мартта Түбән Тәүде мәдәният йортында уза. 3 турга 4 бәйге керә. “Методик берләшмә” – үзләренең педагогик концепцияләрен яклау, “Мастер-класс” - 10 минутлык дәрес регламенты күрсәтү. Наилә Айнитдинованың мастер-классы П.П.Ершовның 200 еллыгына багышлана, “Әкият акылга бай” исемле. 3 нче бәйге - “Ачык дискуссия”. Анда «Ничек ата-аналарны белем алуга тарту”, “Авыр холыклы бала белән ничек элемтә булдырырга?”, “Сәләтле балалар белән эшләү” кебек проблемалар турында фикер алыштылар. 4 бәйге - “Минем тормыштагы позицияләрем, кыйммәтләр, кызыксыну һәм шөгыльләр”.

“Педагогикада армыйча эзләнүләр” номинациясе буенча яшь укытучы Наилә Айнитдинова җиңеп чыга, акчалата премия һәм мактау кәгазенә лаек була.

Наиләне Тарман урта мәктәбендә дә тырышлыгы өчен яраталар. Ул тормышта бик актив, уку-укытуда сәләтле, ачык йөзле, аралашучан укытучы.

Наилә Илфат кызы гаилә корып, тормыш иптәше белән уртак мәхәббәт җимешләре Азалияне үстерәләр. Кызларын кечкенәдән үк туган телгә өйрәтәләр.

Дөньялар матур, үзең укыган мәктәпкә кайтып балаларга белем бирү үзе бер рәхәттер. Дәртләнеп, ялкынланып эшләргә стимул бар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума