Материалы

Үзең яшы булсаң, кеше дә яхшы

последние и лучшие новости искусства в мире

42-615 сентябрь көнне Төмән шәһәренең Сосьва урамында юбилей мәҗлесе булып үтте. Хуҗабикә апабызның исеме Галия Гайбрахман кызы Гыйльмөхәммәтова (Фазлиәхмәтова). Йортлары күркәм, капканы ачуга – бөтен җирдә пөхтәлек, ә бакчасы турында әйтерлек тә түгел.

Яшелчә түтәлләре, хәрби гаскәрләр рәте шикелле, кунакларны, генералны каршылаган кебек, сакта торалар. Әнә алма агачы үзенә чакыра: “Килегез, минем алмаларымны тәмләгез”, - ди. Инде, безнең халык кышкыга балансыз каламени? Кып-кызыл, өлгергән баланнар җыелган, кояшка тагын да тәмлерәк булып пешсеннәр дип, киртәгә эленгән. Бакчаның һәр почмагында чәчәкләр үсәләр.

Галия апа сүзгә дә, җырга да оста булып чыкты. Үзенең тормыш юлын менә ничек сөйли: “Мин 15 сентябрьдә 1940 елны Башкортостанның Борай районының Байшады-Бура авылында тудым. Без ятим үстек – 4 бала калдык. Әтине 1941 елны Бөек Ватан сугышына алып киттеләр, ә әни үлде. Үлгән әнине имеп ятам икән, колхоз рәисе кереп аның гәүдәсеннән мине аерып алган. Әтинең бертуганы Сәүдә апаның кызы Фазилә (Гаҗия дип йөртәләр) белән үстек. Аның 5 баласы бар. Авылда алъяпкыч киеп, хәер сорап йөреп, арып, йоклап кала икәнмен. Әбиләр жәлләп, күтәреп алып, өйләренә алып кайтып ашаталар, йоклаталар иде. Мин авылымдагы һәр кешегә, әби-бабайларга рәхмәтлемен. Безгә, ятимнәргә, бик яхшы булдылар.

Гадият абыем 15 яшендә ФЗОны тәмамлап, Прокопьевск шәһәренә шахтага эшләргә китте. Сәлимә, Мәликә апаларым Төмәнгә юл тоттылар, ә мин Украинага – Донбасска киттем. Красноармейск, Днепропетровск шәһәрләрендә эшләдем. Торыр җирем юк, вагоннарда яшәргә туры килде, авыр эшләрдә эшләдем. Паспорт алгач, әзрәк акча җыйгач, сагынып отпуск алып, 1961 елны җәй көне авылыма кайттым. Украинага кире китәргә насыйп булмады. Чөнки Борай районының Асау-Тамак авылы егете (оста гармунчы) Гыйлемхан Гыйлмөхәммәт улына гашыйк булып, кияүгә чыктым, авылда калдым. Икебез дә “Заря” колхозында – ул тракторчы, мин төрле эштә, соңыннан фермада эшләдек.

Берничә мәртәбә авыл һәм район советы депутаты булдым. Авырсынмадык, риза булып эшләдек, бәйрәмнәрне хөрмәт итеп бәйрәмләдек, күңелле яшәдек. Иптәшем белән дүрт кыз үстердек. Әлфинә - өлкә хастаханәсендә шәфкать туташы, бер егет үстерә. Гөлфинә - балалар йортында шәфкать туташы, улы Төньяк Осетиядә хезмәт итә. Лена – пешекче, 4 бала тәрбияли, Райлә - шулай ук шәфкать туташы булып эшли, кызы, улы бар.

42-81983 елны Сәлимә апам безне Ямбайга алып килде, фермада эшләдек. 1984 елда Төмәндә йорт салып алдык. Мин АТЭ заводында, «Аптека» фирмасыннан 1995 елда лаеклы ялга чыктым, иптәшем ММС поселогында урман хуҗалыгында эшләде.

Әти сугыштан кайтып икенче әнигә өйләнде, 4 егет, 1 кыз үстерделәр. Алар Уфада, Сарапулда, Чайковскийда, Ижауда, ә Нурихан энем белән киленем,  Сәлимә белән Әлфирә Төмәндә яшиләр. Барысы белән дә аралашабыз. Безне хуш күрәләр, булышалар, без аларга рәхмәтле.

Җәгъфәр КАСЫЙМОВ, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума