Материалы

Өзелгән язмышлар...

последние и лучшие новости искусства в мире

Рәфиснең өенә кире кайтканына бер ай булды. Тик шул вакыт эчендә күңелендәге шом да, хатынының моңсу карашы да, кызының сагыш тулы күзләре дә шул рәвешле калды. Рәфис өенә кайтып кермәс өчен башта эшендә тоткарланып йөрсә, аннары күрше Хәлимәгә ияләнде. Хатыны Саймә иренең күрше хатын янына йөргәнен гадәттәгечә, иң соңгылардан түгел, ә иң беренчеләрдән булып белде. Еламады. Күз яшьләре инде күптән кибеп, күңеле каткан иде.

Рәфис эшеннән туры Хәлимәгә керде, яшь хатын табынны һәрвакыттагыча мулдан әзерләп, аны көтеп утыра иде. Ләкин Хәлимәнең иреннәрендә элекке елмаю түгел, күзләрендә элекке ялкын түгел, ә салкынлык бөркелде.

- Саймә килде, - диде Хәлимә коры гына.

- Тәки килеп җиткән икән, тәре... - дип төкереп куйды Рәфис.

- Калдыр, дигән була, араны өзәргә куша.

- Ул кушты дип, син нишлисең инде? Башка килеп йөрмә, дисеңме?

- Нишлим дип... Күрмисеңмени, безне бөтен авыл халкы сөйли. Миңа бер дә рәхәт түгел, беләсең килсә. Әйдә, бер айлап күрешми-очрашмый торыйк. Тынычлансын авыл халкы.

- Синдә дә шул ук балык башы. Оныт алайса!

Хәлимә алдында ишек дөберт итеп ябылды. Ул Рәфиснең сүзләрен тагын бер кат күңеленнән кичерде дә ятакка барып утырды. Тынычлангандай булды. Рәфисне ул үзенчә яратты, тик булачак ире буларак күрмәде. Соңгы арада яшертен очрашулар аны тәмам туйдырды. Менә әйтәм-әйтәм, дип йөргәндә, хатыны арага кереп, барысын да җайга салды. Рәфис өенә тузынып кайтып керде. Хатыны кызларын йокларга яткырып, аш бүлмәсенә чыккан иде.

- Син нәрсә, хатын, тыгылып йөрисең анда, - дип өстәлгә сукты Рәфис.

- Котырынма, кече якта бала йоклый. Әйдә, булмаса чыгып сөйләшик.

- Әйтәсе килгән сүзем шул: кысылма тормышыма! Синең белән яшим дигәч тә, сиңа тугры булам дигән сүз түгел. Ничек аңламыйсың, яратмыйм мин сине, яратмыйм.

- Алайса киемнәреңне җый да, чыгып ычкын моннан, күралмыйм сине. Кызыма аңлатырмын, аңлар. Тик сиңа түзеп яшәүдән гарык булдым. Кит бар... Хәзер үк.

Рәфис гомер буе басынкы булып яшәгән хатыныннан мондый сүзләр көтмәде, әлбәттә. Эчендәге ачу сүрелә төште һәм ул тыныч кына:

- Тукта әле, Саймә, тынычланыйк, алай кисәк өзмә әле. Без бит 13 ел бергә тордык.

- Шул 13 елда син мине ничә хатынга алмаштырганыңны искә төшеримме?

- Менә бит тагын башлый.

- Юк, Рәфис, бу юлы синеңчә булмас. Болай да бала хакына гына түздем. Ләкин бу кыланмышың барысына да нокта куйды. Аерылышабыз. Иртәгә үк гариза язарга барам.

- Их син, шулаймы әле. Ярар, карарбыз. Килмәссеңме икән тагын ялынып. Тезләндерәм әле мин сине, карачкы тәре!

- Көтмә дә, - диде Саймә һәм шкафтан Рәфиснең киемнәрен чыгара башлады. – Ал да боларны, югал безнең тормыштан, мәңгелеккә...

Саймә апа язмышындагы кара төскә буялган бу көннәр турында сөйләгәндә һаман елый. Тик элеккеге яралар төзәлеп авырлык калмаган инде. Бүген ул – оныклар сөюче яраткан әби. Тормышын ялгыз алып барса да, аның күңелен үкенеч дигән ачы хис биләми. Ул – беренче чиратта, көчле рухлы татар хатыны. Тормыш аны ялгызлык белән сынаса да, ул якты юлдан барды һәм үз сукмагын тапты.

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума