#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зур гаиләнең данлы хуҗабикәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

25-9Өлкәбез губернаторы Александр Моор кулыннан “Ана даны” медален алучылар арасында Вагай районының Аксурка авылында яшәүче Алсу Гуламалиева да бар иде. Алсу Сабирҗан кызы 5 бала тәрбияләп үстерә.

А.Гуламалиева шул авылда туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Төмән кооператив техникумына укырга керә. Анда товарчы (товаровед) белгечлеген үзләштерсә, аннан соң Тубыл мәктәп-кибетендә кибетче һөнәрен ала. Хезмәт юлы да кибеттә башлана. Аннары социаль хезмәткәр булып лаеклы ялга чыга.

Алсу Сабирҗан кызын киң күңелле, ярдәмчел, тырыш, актив, алга омтылучан, һәрвакыт максатына ирешә торган дип тасвирлыйлар авыл хакимиятеннән җибәрелгән характеристикада. Ул әле җәмәгать эшләрендә дә үзен күрсәтә, Аксурка мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзасы, буш вакытында бәйләргә ярата. Димәк, авылдашлары да хөрмәт итәләр үзен.

Аның йортында да үрнәк. Алсу ханым өчен балалары һәрвакыт беренче урында. Ул аларны чисталыкка, эшкә өйрәтеп үстерә. Алар кешелекле, тәртипле, олы һәм кечегә хөрмәтле, “4” һәм “5” билгеләренә генә укыйлар. Хәзер инде күбесе зурлар, тормышта үз юлларын тапканнар. Тормыш иптәше Аннаморад белән Алсу ханым янында 5 нче кызлары – Алинә генә калган. Ул 10 нчы классны тәмамлады. Мәктәптә үзен тырыш, намуслы, игътибарлы укучы итеп күрсәткән. Төрле чараларда актив катнаша.

Олылары Динар Тубылда 11 нче һөнәри лицейны тәмамлагач, ДОСААФта укып, машина йөртүче таныклыгын да алып чыга. «Сургутнефтегаз»да нәкъ шул һөнәре буенча эшли. Хатыны белән бер малай үстерәләр.

Элиза – менеджер. Тубылда яши. Югары белемне Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясендә физика-математика факультетында ала. Ире белән 3 бала үстерәләр.

Әхмәд тә апасыннан калышмый – ул да шул академиянең биология-химия факультетында укып чыга. Армиядә хәрби бурычын үтәп кайтырга да өлгерә.

Айгөлләре мәктәпне медаль белән тәмамлый. Төмән дәүләт университетында да үзен яхшы яктан гына күрсәтеп, Кызыл диплом алып чыга. Югары белемле биоэкологны “СибурТобольск” оешмасына инженер итеп билгелиләр. Айгөл дә гаиләле.

Гуламалиеваларның үз шәхси хуҗалыклары бар: 6 ат, 2 сыер, 2 башмак, 2 бозау асрыйлар. Сөт, эремчек, каймак, итне балаларына җибәрәләр. Алар да гел кайтып бар эшләрдә булышып торалар. Әле генә Динар кайтып киткән, зур веранда ясаган. Бергә җыелырга яраталар, хәзер бәйрәмнәрдә генә бу бәхет насыйп булса да, әти-әниләренең гел хәлен белешеп торалар. Ә инде очрашуларда өстәлләре тәмле аш-су белән матурлап бизәлгән була. Чөнки кияүләре ресторанда шеф пешекче булып эшли. 25-10Кызлар да бала вакыттан аш-су әзерләүгә өйрәнәләр. Оныклар гел әби-бабай янына ашыгалар, хәзер дә каникулда матур табигать кочагында рәхәтләнеп уйныйлардыр.

Сабый вакытларыннан эш яратып үскән балалар тормышта бер дә югалып калмыйлар – һәрвакыт үз юлларын табалар. Гуламалиевлар гаиләсендә дә үсеп килүче буынны эшкә өйрәтү, аларда уңай сыйфатлар булдыру кебек алымнар борынгыдан әти-әнинең канына сеңгән тәрбияләү нигезләре ярдәмендә тормышка ашырылган. “Ата-ананың балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия”, дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в).

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836