#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зур гаиләнең тирән тамырлары

последние и лучшие новости искусства в мире

3-12Гөлсара һәм Габдулла Әбдебаковлар ярты гасыр бергә яшәп, күптән түгел алтын туйларын билгеләп үттеләр. Авыл хуҗалыгында хезмәт итеп, авырлыкларны бергә җиңеп, озак еллар бергә матур гомер кичереп, җылы хисләрен саклап, бер-берсен кайгыртып, аннан балалары турында, ә хәзер инде оныклары турында да кайгыртып яшиләр. Бүгенге көндә дә аларның Ирек авылындагы туган йортларында кеше өзелми, инде үсеп җиткән балалары гаиләләре белән бергә анда еш кунак булалар.

Гөлсара Хатыйп кызы бу җирдә яшәгән борынгы Юмашевлар нәселеннән. Элек бу авыл урынында Түбән Бехтеревский дигән авыл булган. Билгеле мәгълүматларга караганда, әлеге нәселгә 1685 елга кадәр яшәгән Кучук нигез салган.

Гөлсара белән Габдулла үз нәселләре тарихына бик тә игътибарлы, бөртекләп документаль мәгълүмат туплыйлар, моннан тыш, аларның йортында нәсел агачының зур сурәте иң күренеп торган урында тора. Бу җирдә Әбдебаковлар нәселенең дә тамырлары тирән, нык. Гаилә Бабасан авылыннан башлана, нәсел шәҗәрәсен башлаган Ишкин турында беренче мәгълүматлар 1680 елларга туры килә.

Эшләделәр, үстерделәр

Аларның хезмәт биографиясендә даимилек күзәтелә. Ирле-хатынлы Әбдебаковлар гомер буе Ленин исемендәге Байкалово колхозында эшләделәр. Гөлсара колхоз фермасына 10 сыйныфтан соң ук 1971 елда килә. Дистәләрчә ел эчендә ничә тонна сөт савылганын санап бетерлек тә түгел, чөнки ул иң яхшы сыер савучы булган. Бер елдан соң кыз турында район газетасында: «...Бишьеллыкның беренче елында Гөлсара 3.277 килограмм сөт сауды», - дип язалар. Социаль ярышлардагы уңышлы күрсәткечләре өчен ул чакта аны КПСС райкомы һәм район башкарма комитеты Мактау грамотасы белән бүләклиләр, яшь сыер савучының фотосын район Мактау тактасына куялар. Аның өчен иң кадерле билге – «Халыклар дуслыгы» ордены, ул аңа 1986 елда тапшырылган. Аннан соң Гөлсара тагын 20 ел эшләде. Аның хезмәт стажы 33 ел.

Габдулла да үзенең сөйкемле ударник хатыны артыннан калышмады. Ул туган Бабасан авылы күптән юк инде. Мәктәптән соң ул Тубыл районының Соколовка авылындагы күренекле 4 нче СПТУда механизатор һөнәренә укып, эшләргә авылына кайта. 1969 нчы елда армиягә алына. Байкал арты эчке гаскәрләрендә хезмәт итә. Демобилизацияләнеп туган авылына кайта һәм үз һөнәре буенча эшкә урнаша. Үзенең хезмәт эшчәнлеген ДТ-54 тракторында башлый. Кыр эшләрендә ул барлык төр авыл хуҗалыгы техникасында иң яхшы күрсәткечләрне күрсәтә. Социаль ярышларда җиңүченең төрле аермалы билгеләреннән тыш, 1981 елда ул ВДНХның бронза медаленә лаек була. 43 ел эшләп, 2011 елда пенсиягә чыга.

Авыл хуҗалыгында эшләп, Әбдебаковлар җитәкчеләрдән күбрәк хезмәт хакы алалар. Бу ата-аналарга ныклы хуҗалык тотарга гына түгел, ә балаларны, әйтик, Мәскәүгә экскурсиягә алып бару мөмкинлеге дә бирә. 1987 нче елда алар беренче «Москвич – 2140 Люкс» автомобилен сатып алалар. Бүгенге көндә алар совет елларын сагынып искә алалар.

Тормыш көймәсе

1971 елда Габдулла Әбдебаков армиядән кайтып, Байкаловода яши. Ә Ирек авылына еш кына клубка барып йөри. Биредә ул булачак хатыны белән танышып, аралаша башлыйлар. «Аннары ул мине урлады. Мине көймәгә утыртып, әни-әтисе өенә алып кайтты», - дип шаяртып сөйли Гөлсара. 50 ел элек, 19 июльдә никах уздырганнар, ә ЗАГСта 1973 елның январенда язылганнар. «Әмма гаилә тормышыбызның хисабын без җәйге туйдан алып барабыз», - диләр ирле-хатынлы.

Оныклары инде үсә

Әбдебаковлар 7 бала үстергәннәр. Һәр көннәре хезмәттә үтүгә карамастан, балаларын тәрбияләү өчен вакыт тапканнар һәм хәзер алар һәр бала турында горурланып сөйлиләр. Олы кызлары Гөлфия «Төмән бройлеры» кошчылык фабрикасында терлекчелек цехы начальнигы булып эшли. Икенче улы Фәрхәд ашыгыч ярдәм станциясендә хезмәт итә, авылда йорт салып, яхшы гаилә корып, әти-әнисе янында яши. Рөстәм Байкалово фермеры Мария Савчиц янында комбайнчы һәм электрик. Гөлшат - Каскара авылында медицина хезмәткәре. Әхтәм күп еллар эчке эшләр органнарында хезмәт итеп, хәзер ДРСУ-6да шофер булып эшли. Гүзәл - «Тюменьмолоко» заводының логистика үзәгендә икътисадчы. Кечеләре Фәрид Тубылда яши, вахта ысулы белән эшли.

Бәхетле әби белән бабайның 12 оныгы үсә, шушы көннәрдә олы оныкларының егерме биш еллыгын зур гаилә белән билгеләп үттеләр.

Үзара мөнәсәбәтләр

Кечкенәдән ук әти-әниләре балаларына хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Әбдебаковлар абзарында терлекләр күп була, ишегалларында һәрвакыт кимендә 3 сыер тора, бакчалары да зур аларның, анда һәркемгә эш җитәрлек. Гаилә башлыгы балыкчы да, аучы да түгел, «Мин өй кешесе», - ди елмаеп Габдулла. Хуҗалык белән һәрвакыт ул идарә итә, бөтен авыр эш аның өстендә, хәтта кайвакыт төшке ашны әзерләргә дә иренми ул. Әбдебаковлар: «Безгә күп кирәкми инде. Балаларның үз йортлары бар, безнең инде күбрәк ял итәсе генә килә, хайваннарны да, бакчаны да бары тик үзебез өчен генә саклыйбыз. Хәзер безнең өчен иң мөһиме - барлык балалар һәм оныклар сәламәт булсыннар, ә гаиләләрдә барысы да үзара аңлашуга корылсын. Мөгаен, бер-беребезне яратып, гафу итә белү һәм хөрмәт итү аркасында гына без ярты гасыр бергә яшәдек», - дип әйтәләр.

Алексей ГИЛЕВ,
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836