Материалы

Герой – ана тормышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районы, Дегтярево авылында яшәүче герой-ана Сатирә Сәлим кызы Моратовага октябрь аенда 85 яшь тулды. Әниләрен котларга балалары, оныклары җыелдылар. Гаиләсе түгәрәгендә ул узган гомерен яңадан яшәп чыккан кебек булды.

Сатирә апа Тубыл шәһәрендә туган. Әтисе Сәлим Мусинны 1937 елның февраль аенда, “халык дошманы” дип кулга алып, март аенда Тубыл төрмәсендә атып үтерәләр.

Әнисе Хәтибә сугыш елларында авылларда керосин сатып йөргән. Ике аягын да өшетеп, Торбы авылында үлә һәм шунда күмелә. Шулай Сатирә бөтенләй ятим калып Тубыл балалар йортына эләгә. Әтисенең кече энесе Алимчан хатыны Фатыйма белән үзләренә алырга булалар. Туганнары Сатирәне мәктәпкә укырга кертмиләр. Ул өй эшләрендә булыша. Бабае белән мамае үләннәр белән дәвалаучы булалар, бабае сөлек утырта, мамае йөкле хатыннарга бала табарга ярдәм итә. Сатирә бабае белән балык тотарга йөри. Алар аны сатырга өйрәтәләр. 15 яшеннән Тубыл промышленность комбинатына эшкә керә, фронтка җибәрергә бияләй, оекбашлар бәйлиләр.

1948 елны Сатирәне комбинаттан Сабанчылар авылына урып-җыю эшенә җибәрәләр. Аны тракторга теркәүче итеп Әнвәр Моратовка билгелиләр.

Моратовларның ата-бабалары 1917 елларда Татарстан ягыннан башта Тубылтора авылына киләләр. Авыл халкы аларга якты йөз күрсәтмәгәч, Өшәк авылыннан көнбатышкарак Сабанчылар дигән яңа авыл төзиләр.

Бу турыда үз вакытында “Яңарыш” газетасында Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов мәкалә яза. Миңа Сатирә апаның балаларының, оныкларының үз тамырларын белүе бик ошады.

Шулай Сатирә апа белән Әнвәр абый тормыш корып, 12 бала үстерәләр. Зур гаилә булса да, Сатирә апа төрле эшләрдә эшли: сыер савучы, бозау, дуңгыз караучы, җыештыручы, мич ягучы.

1980 елда Әнвәр абый үлеп китә. Сатирә апа хайваннарны бетермәде, күп итеп бәрәңге утыртты. Ике кызына югары белем бирде: Мөршидәсе Төмән медицина институтын тәмамлап, күп еллар Байкалово шифаханәсенең мөдире булып эшләде.

Ике кызы һәм бер баласы үлеп киттеләр. Кайгылары күп булса да, апа оптимист кеше. 1998 елдан Сатирә апа кече кызы Венера белән Дегтярево авылында яши. Хәзерге көндә аның – 21 оныгы, 19 нәбәрәсе, 1 нәбәрәсенең баласы бар. Алар Россиянең төрле җирләрендә көн итәләр.

Дегтярево авылының ветераннар Советы аңа сәламәтлек, бәхетле озын гомер тели.

Гөлсара МӘХМҮТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума