Материалы

“Кеше рәнҗетүдән сакланыгыз”

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин - Динә Хәким кызы газета аркылы Алимә апага җавап бирәсем килә. Аның ”Яңарыш”та (13.07.2013 ел) «Кеше рәнҗетүдән сакланыгыз» дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Безнең кулга ул газета бер елдан соң гына килеп эләкте.

Алимә апа, без сезнең кем икәнлегегезне белмибез. Сез авылда яшәгәндә, без сабый балалар булганбыздыр. Сез газетага безнең Алсу апабыз турында язгансыз. Ул хәлләр 1960 елда булган.

Сез аны тел яктан гына зәгыйфь итеп күрсәткәнсез, “кияүгә бирмәделәр” дип язгансыз. Алсу апаның диагнозы – “җиңел акыллы, шизофрения”. Ул вакыт аңа 20-22 яшьләр генә булгандыр, ә акылы 8 яшьлек баланыкы кебек иде, ничек итеп аны кияүгә бирсеннәр ди?! “Яңа кием күрмәде, бар эшне ул гына эшләде”, - дип язгансыз. Безнең гаиләдә әти белән әнигә балалар тәрбияләшергә әби исән иде. Алсу апа белән 9 бала үстек, ул эшләгәндә без карап утырмадык, ул сыер савып, кер юып, кош-корт караганда, без 12 яшебездән кул белән печән чабып, бакчада эшләп, утын әзерләшеп (урманга барып) булышып, эшләп үстек. Бездә беркем дә эшсез утырмады. Алсу апабызга рәхмәтебез зур, ул да безне күп эшкә өйрәтте.

Инде әни белән әти дөнья куйгач, хәлебездән килгәнче без аны 5 ел буе, һәрберебез үзебездә карадык. Гомер буе авылда үскән кеше, шәһәрдә, без эшкә киткәндә, дүрт стенада берүзе калып яши алмады, без эш ташлап, аны гына карап утыра алмадык. Шуның өчен Яркәүдәге ветераннар йортына (ул үз теләге белән риза булып) урнаштырдык. Без анда елына 3-4 мәртәбә барып тордык. Соңгы елында мин 3 айлап көн аша барып хәлен белдем. Дөнья куйгач, кадерләп Кызылъяр зиратында җирләдек. Алсу апаның сеңелләре Кызылъяр авылында, 2 сеңлесе Ленинград өлкәсендә, 3 сеңлесе Төмән шәһәрендә яшиләр.

Мин Нефтеюганск шәһәрендә яшим. Сез, Алимә апа, безне бик рәнҗеттегез. Шуңа сеңелләрем белән киңәшеп, бер Ходайның үзенә тапшырып, газета аркылы сезгә ачык хат язарга булдык. Исән булыгыз.

Динә ХӘКИМ КЫЗЫ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума