#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы апам

последние и лучшие новости искусства в мире

1939 елда Кырынкүл авылында Әпләхәт бабам белән Фатыйма әбиемнең гаиләсендә кыз бала туа, аңа Факия дип исем бирәләр.

Авыр сугыш еллары булуга карамастан, аны яратып үстерәләр. Апасы Сәрбиҗамал 1926 елда туган. Зәкия апасына ул вакытта әле 2 генә яшь була. Әни аларны икесен дә бер бишектә тирбәткән. Факия апа тырыш, әти-әнисенә ярдәмчел, өй эшләрен яратып эшләп үсә. Укырга керергә вакыт җиткәч, Төмәнгә җәяү йөреп, 7нче мәктәптә белем ала.

Элек Кырынкүл авылына машиналар, автобуслар йөрмәгән. Ничә чакрымнар, кичен курка-курка, кышкы суыкларда, бураннарда, пычрак юлларда кайтырга туры килгән. Ә өскә кияргә җылы киемнәр булмаган. Бабай ат белән кайвакыт озатып, каршы алган, кайвакыт Яңавылда кунып калган.

Кырынкүл авылы кечкенә иде. Яшьләр аралашып, күңелле вакыт үткәргәннәр, зур түгел клубта кичен күңел ачканнар. Төрле уеннар, спектакльләр, кинолар була иде. Шулай ук әбиемнәрдә Саҗидә апаның (мәрхүмә), Факия апаның яшьтәшләре җыелышалар. Наҗия апа Дибердеева, Майсәрә апа, Әгъзам абый Ибәтуллиннар, Игорь Мокин гел анда булалар иде. Әбием, бабам аларны үз балалары кебек хуш күргәннәр. Факия апа мәктәпне тәмамлап, Тубыл пединститутына укырга керә. Ачлы-туклы, булган азык-төлекне бергә укыган кызлары белән бүлешеп, тату яшәгәннәр.

Чаплык дигән авылга балалар укытырга җибәргәннәр. Бер әбидә фатирга урнашкан. Күп еллар лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Мәктәптә бар эшләрне дә үзенә башкарырга туры килә. Ул берничә буын балаларга белем биреп, олы юлга озаткан.

1965 елда авыл егете Вәгыйз җизни белән танышып, бергә тормыш башлыйлар: 3 кыз, 1 егет үстерәләр. Кызганычка каршы, Вәгыйз җизни 1990 елда вафат була. Тырышлыгы, сабырлыгы белән балаларын үзе аякка бастыра. Көтмәгәндә, әтисе, әнисе, сеңлесе Саҗидә, абыйсы Абдулла да бу дөньядан китәләр.

Хәзерге көндә аның тормышы әйбәт. Кызлары гаиләләре белән зур өйләр төзеп, дөньялары мул, уңышлы, әниләре янында яшиләр.

Үзе күп йөри алмаса да, кияүләре булышалар. Самовары һәрвакыт өстәлдә кайнап тора. Авыл халкы бик олылыйлар, кадерлиләр үзен.

Укыткан укучылары хәзер үзләре дә олы кешеләр, апа дип, киңәшләр сорарга, кайгы-хәсрәт, куанычлары белән уртаклашырга кереп, хәлен белешеп торалар. Өлкәннәр, укытучылар көнендә бүләкләр биреп, җылы итеп котлыйлар.

Сәрвәр АИТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836