Материалы

Яхшылыкны онытып буламы соң!

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасында басылган мәкаләләр аша яхшылыкка омтылырга, булган үпкәләрне кичереп, үзара аңлашып дус яшәргә өйрәткәнегез өчен редакция хезмәткәрләре, хәбәрчеләргә зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Еллар узган саен, үткән гомер, башкарган хезмәт юлы, коллегалар, дуслар ешрак искә төшә икән... Мин үземне бәхетле дип саныйм, чөнки тормыш юлымда бары тик яхшы күңелле, авыр чакта ярдәм кулын сузарга әзер булган кешеләр генә юлдаш булдылар.

Студент елларын гына алсам да – Төмән университетында укыйсы бик кызыклы булса да, әти-әни, туганнардан аерылып шәһәргә китү, яңа дәресләр, үз фәннәренә төрле таләпләр куйган яңа укытучыларга өйрәнәсе беренче елларда авыррак булды. Шул вакытта янымда Төмән шәһәрендә яшәүче Роза һәм Минсара апаларым булулары, аларның җан җылысы, хәлемә керә белүләре булган кыенлыкларны җиңеләйтеп, кайвакыт юкка чыгара иде. Минем җаным гел алар янында булырга, аралашырга теләде. Кайчан гына аларга мөрәҗәгать итмә, алар ачык йөз белән каршы алып, ашатып-эчертеп, кайгы-шатлыкларымны уртаклашырга әзер иделәр. Еллар үтсә дә, Роза апа Ташкаева белән чәй эчкәнебез, аның хикәяләре, такмазалары әле дә хәтеремдә. Мин аңа карап гел сокландым - ул өй эшләрен һәрвакыт күтәренке күңел белән, “тәмен табып” башкара, кер юганда киемнәр белән сөйләшә иде. Гомумән, Роза апа белән теләсә нинди темага сөйләшә алдым, тормыш мәктәбен ул бернинди үгет-нәсихәтсез өйрәтте. Ә Минсара апа Ильясовада авыллардан (хәтта шәһәрнекеләр дә) килгән күп студентлар торакта яшәделәр. Өстәвенә аларга без дусларыбызны ияртеп килә идек, ә аның һәркем өчен ишеге ачык, өстәлендә сый була иде. Минсара апа үзе эшләде, улы белән кызы мәктәптә укыдылар, ә ул безнең белән дә аралашырга вакыт таба иде. Хәзерге көндә уйлыйм, ә без аңа берәр күчтәнәч алып бардыкмы икән соң? Ул турыда уйладыкмы икән? Әмма Роза апа белән Минсара апага, вакытында үзләренә әйтмәгән булсак та, без бар күңелебез белән рәхмәтле. Гомер бик тиз үтә икән, күз ачып йомганчы, кичәге студентлар лаеклы ялга чыгарга да өлгердек, шуңа карамастан, апаларыбыз безнең хәтер китабында иң якты бит булып кала бирәләр. Ходай аларга сәламәтлек, бәхетле, озын гомер, имин тормыш бирсен.

Яхшылык беркайчан да онытылмый, шуны беркайчан да онытмасак иде.

Рафия ӘЙТБАЕВА.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума