Материалы

Балачак хыялына тугры калып

последние и лучшие новости искусства в мире

43-7Гөлшат Арипова өлкә больницасының гинекология бүлегендә эшли. Шәфкать туташы булу – җиңел эш түгел, бу хезмәт физик яктан да, рухи өлкәдә дә бик катлаулы. Гөлшат авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәткәндә, операция өстәле артында һәм башка очракларда табибларның алыштыргысыз ярдәмчесе. Кечкенәдән үк нәкъ менә шәфкать туташы булырга хыялланган бу мөлаем кызны дәваланучылары сабыр холыклы, көчле ихтыярлы, ягымлы, акыллы, җитез булуы өчен яраталар. Ул бернинди эштән дә тартынып тормый. Табиб кушкан процедураларны җиренә җиткереп үти, эшен яратып, бирелеп башкара. Авыруларга һәм хезмәттәшләренә карата игътибарлы һәм ихтирамлы. Ул аларның барысына да ипләп кенә аңлатып, борчылганнарын үзенең җылы карашы, ягымлы сүзләре белән тынычландыра.

Гинекология бүлегендә 7 палатада өлкәнең төрле төбәкләреннән килгән 30 хатын-кыз дәвалана. Шәфкать туташлары тәүлекләп эшлиләр. Никадәр көч, түземлек кирәк аларга! Тик үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән кеше генә бу кыенлыкларны башкарып чыга ала. Шәфкать туташы исеменә тап төшерми Гөлшат. Әле буш вакытларында массаж ясаучы курсларын да үтә.

Ярдәмчел, киң күңелле бу кыз якыннары, туганнарына да игътибарлы. Туган ягы - Вагай районының Тугыз авылына әти-әнисе янына мөмкинлек булган саен кайтырга тырыша.

Милләтебезнең шундый кызлары белән горурланмый буламыни!?

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума