#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Хәтер почмагы”на лаек ул

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасының 34нче санында Р.Кангазинаның “Изгелек онытылмый ул” дип аталган мәкаләне укып бик сөендем. Чөнки халык өчен күп изгелек күрсәткән кешеләр үлгәч тә онытылырга тиеш түгелләр. Мин “Автоколонна 1228” оешмасы яныннан бик еш узып йөрим. Бина янында хезмәт кешесенә куелган һәйкәлне күргән саен, аны Мирас Әбделмән улы Ханнанов дип кабул итәм. Ул эшләгән бер генә яхшылыгы өчен дә халык хәтеренә лаек ул. Ялутор районы, Рауды авылында янгында уннан артык йорт янып, ничәмә гаилә киемсез, бернәрсәсез килеш урамда калгач, Мирас Ханнанов үзенең, туган-дусларының киемнәрен, көнкүрештә кирәкле булган җиһазларын машинага төяп, авылдашларына алып барганын раудылылар бик яхшы хәтерлиләр.

Бу татар җанлы кешегә чынлап та эшлисе авыр булды. Юкка гына ул йөрәк чиреннән интекмәгән. Әлеге чир бераз чигенү белән, ул Төмән шәһәр советына депутатлыкка кандидат булырга теләк белдерә. Мин ул чакта “Сыбыр” өлкә ассоциациясе әгъзасы буларак, аңа документлар җыйдым. Шул сәбәпле, миңа алар йортында еш булырга туры килеп, гаилә тормышларын өйрәндем. Эштән кайтып керүгә оныклары аның киң кочагына ташланулары, көне буе эшләп арыган җитәкченең аларны кулда күтәреп йөрүе мине сокландырды. Аннары аларның гаиләдә үзара аралашулары, йорттагы чисталык-пөхтәлек тә миңа бик тә ошый иде.

Хатыны Идия Гаффар кызы да, вакытында укучылары, коллегаларының олы хөрмәтен яулаган, тирән белемле укытучы, татар юнәлешендә бик актив эшләр алып барды. Шул эшләргә үзенең укытучы апасы Сафияны да тартты. Күренекле академик Диләрә Тумашевага алар себер татар сүзләрен әдәби телгә тәрҗемә итәргә ярдәм иттеләр. Соңыннан алар белән бергә эшләгән укытучы Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллина Д.Тумашеваның эшен дәвам итеп, фәнни хезмәтләр язды.

Мирас Ханнанов намус белән яшәп, фидакарь хезмәт юлын үтте. Бүген дә аның хезмәткәрләре җитәкчеләрен зур хөрмәт белән искә алалар. Бу язмамда газета укучыларына “Автоколонна 1228” оешмасында беренче җитәкче һәм оештыручы Мирас Әбделмән улына багышланган “Хәтер почмагы” булдырылса икән дигән тәкъдимемне җиткерәсем килде. Аның шәхси әйберләре кызлары һәм туганнарында саклана әле.

Роза ХӘКИМОВА.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836