#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәзерге күзлектән чыгып...

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы Якуб Камали улы Зәнкиевның себер татарлары тарихында беренче тапкыр язылган “Иртеш таңнары” романын инде ничәнче тапкыр укыдым. Һәр укуда яңа фикерләр туа, ачышлар ясала, чөнки вакыт уза, уйлар да үзгәрә. Китапның дөнья күрүенә дә 22 елдан артык вакыт узды, хәзерге күзлектән чыгып шуны әйтәм: Якуб Зәнкиевның иксез-чиксез талантына, алдан күрә белүенә, Ватанын никадәр яратуына кабат сокланам, хәйран калам.

Романны укыганда нык тәэсир ясаган мизгелләрне искәртеп китәсе килә. Себер татарларының трагик үткәннәре тирәнтен тикшереп язылган. Кайберләрен тыныч кына укып та булмый. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы барганда тылда Мөхәммәт Уразаевка ач-ялангач халыктан заем акчасын җыюны йөклиләр. Авылның иң ярлы кешесе – Йосыфның әтисе Сәгъдетдин күренми. Өенә барып тикшерәләр һәм качкан җиреннән табалар. “...Мич артыннан кыштырдаган тавыш ишетелеп калды. Уразаев барып караса... Сәгъдетдин, балаларча бөкшәеп, башын тезенә терәп гөлбәчтә качып утыра икән! Сакалы дер-дер селкенә, үзе бизгәк тоткандай калтырый. Беломорканалдан кайткан бичара бит! Сукыр бер тиен акчасы юк, карышып авыз ачарга ярамый, кайткан юлына момент җибәрәчәкләр”.

Төп герой Мөхәммәт Уразаевның гомере тоташ көрәш булды. 1937-1938 елларда авылның сәлперәйгән әби-бабайларын, ирләрне, хатын-кызларны бер гаепсез кулга алып озаталар. Шулчак үзенең көчсез булуына гарьләнде, үкенде...

“Гомернең күпмесе үтте икән? Мөхәммәтнең гомере Иртеш суына кушылып акты, эзсез югалды. Бу тарихта синең урының кайда, Мөхәммәт? Адәм баласының урынын үзе түгел, ул яшәгән чорның борылышлары билгели икән. Гражданнар сугышында ул әле яктылыкка ышанган, гомерен чиксез озын дип уйлап куйган гап-гади, беркатлы авыл мокыты булган икән. Утызынчы елларның әче җилләре аның беркатлы ышануларын чәчеп-таратып бетерде. Хәзер кем булды Мөхәммәт. Мөхәммәт Уразаев сугышта замполит вазифасын йөкли. Фашистлар һөҗүм ясап, безнекеләр артка чигенергә мәҗбүр була. Кичен арып ял итәргә туктыйлар. “Ничә сәгатьләр кар ерып килгән, өс-башлары лычма су булган солдатлар хәзер катып үләчәкләр иде. Егылганнарның шинельләре бозлы кабыкка әйләнде. Яту түгел, карга утырсаң да, ярдәмсез урыннан кубып булмый иде. Отряд уртасында Уразаевның кискен боерыгы яңгырады: “Карга утырмаска һәм ятмаска! Каеннарны кочаклап баскан килеш ял итәргә!” Буталчык сугышларда йончыган, аякларында чак кына басып торган йөздән артык солдат каеннарны кочкан килеш таңны каршы ала, исән кала. Шушы картинаны күз алдыгызга китереп карагыз! Шәүкәт белән Мәүлихага тукталгач, күп серияле “Вечный зов” кинофильмы искә төште. Фильмда Анфиса ике аягы киселгән Кириянны госпитальгә барып ала. Ә “Иртеш таңнары” романында ике аягы, ике кулы киселгән Шәүкәтне хатыны Мәүлиха Омск шәһәренә барып та алып кайтмый. Соңыннан сугыш инвалиды Булат Шәүкәтне зур авырлык белән туган җиренә җиткерә. Романда тискәре геройларның кушаматлары нәкъ үзләренә туры килгән, көләрсең дә, еларсың. Мәсәлән, Карун Рәхмәтулла, Чырык Абдрахман, Колчасар (Сорокин), Гобәйбә буйдак һәм башкасы. Түшәктә дә шешә кочаклап йоклаган Гобәйбә нигә мине авылдашлар Гобәйбә шадра, яисә аксак дип түгел, буйдак дип атыйлар икән дип ризасызлыгын белдерә. Себер татарларының тарихын, йолаларын, традицияләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен үз эченә алган 1994 елда 16 мең данә тираж белән бастырылган “Иртеш таңнары” романын яшьләр, көн-төн интернет каршында утырганчы, авыл, мәктәп китапханәләреннән алып укысыннар. Яшьләрдә патриотизмны тәрбияләгез, дибез. Шушы китап Ватанга мәхәббәт уята. Үзеңнең татар булуыңа, шушындый мәһабәт, бай, матур себер җирендә тууыңа горурланасың. Якуб Камали улы Зәнкиевның мирас итеп “Иртеш таңнары” романын язып калдырганы өчен чын күңелдән шатланасың.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836