Материалы

Олы юршакта һәйкәл яңартылды

последние и лучшие новости искусства в мире

34-75 август көнне өлкә себертатарлары милли-мәдәни автономиясе оештыруында Тубыл районы, Олы Юршак авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасы һәм алар рухына багышланган хәтем ашы үткәрелде. Чара көндезге 12 сәгатьтә Россия Федерациясе Гимны белән башланды. Сугышта катнашучы авылдашларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Ворогушина авыл хакимияте башлыгы Александр Чернышев шундый изге эш башкарган юршаклыларның шатлыкларын уртаклашып, рәхмәтен белдерде.

Ворогушино урта мәктәбе укытучылары Руфина Алемасова белән Зөлфирә Шәйдуллина оештыруында хәрби киемнәрдәге укучылар күңелләрне тетрәндереп сугыш темасына сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Ә инде Надежда Плохотнюк Рәсүл Гамзатов сүзләренә язылган “Журавли” җырын башкаргач, халык күз яшьләрен тыеп тора алмады. Өлкә себертатар автономиясе рәисе Фәүзия Марганова чыгыш ясады. Ул һәркемне бәйрәм белән котлаганнан соң, авыл тарихына кагылып, кыскача автономия эше белән дә таныштырып үтте. Омск шәһәреннән килгән тарихчы-галимә Светлана Корусенконың сөйләгәннәрен халык үтә кызыксынып тыңлады, аны җибәрмичә, күпме сораулар яудырдылар. Тубыл шәһәреннән Диләфрүз Гасыймова үзенең иҗат җимешләре – шигырьләрен укып китте. Һәйкәлне ачу ягъни кызыл тасманы кисү һәйкәлне ясатучы Рәис Кинчин белән Ильяс Апшенаковка рөхсәт ителде. Укучылар һәм кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Тубыл мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов сугыш кырларында ятып калган, Юршак зиратында һәм астанасында ятучылар рухына багышлап Коръән укыды. Рәис Рафаил улы мәчет территориясендә торган иске һәйкәлне яңарту турындагы уй 5 ел элек килгәнен әйтте.

- Әниемнең ике абыйсы сугыштан кайтмаганнар. Мәчеткә килүчеләрнең җимерелеп утырган һәйкәлгә карап уфтанганнарын күреп, яңарту турында хыялландым. Хатыным белән сөйләшеп эскизын ясадык, башта үз акчабыздан салып бардык, аннары Сумкино авылы судоремонтлау заводы директоры А.Ларин, баш инженер А.Болдырев һәм эшчеләр, авылдашлар акчалата булыштылар. Һәркеменә рәхмәт, - дип сөйләде ул.

Аннары барлык халыкны хәтем ашына чакырдылар.

- Шуны әйтергә кирәк, әлеге чара Рауза Галиуллина ярдәме белән оештырылды. Чөнки ул мондый чараның Коллар авылында үткәргәнне ишетеп, Юршакта да уздыру турында уйланып, авылдашларын оештыра алды. Авыл халкына кунакларны якты йөз, ризык тулы өстәлләр белән каршылаганнары, сыйлаганнары, шәхсән Ильяс Апшенаковка хәтем ашына сарык биргәне өчен һәм үзеннән өлеш кертеп савап алган һәркемгә автономия исеменнән зур рәхмәт әйтәсем килә, - диде Фәүзия Марганова.

Әлеге чарада 250гә якын кеше катнашты. Хәтем ашыннан соң кунаклар Төмән районы, Каскара авылыннан килгән “Дуслык” (җитәкчесе Фәрит Әскәров) ансамбле җырчыларының матур чыгышларын карап ял иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Гали С
ӘИТОВ фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума