#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сагындыра үткәне

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин бөтен гомерен читтә (Камчаткада) яшәгән бердәнбер исән кантуганым Тәүхид Якубов турында истәлекләремне язып китәм.

Ул 1936 елның 6 мартында Корбан гаете көнне якты дөньяга аваз салды. Авылда гаетләшү йоласы бик киң таралган иде, күрше кызы Гашүрә мине дә алып чыгып китте. Күп балалар җыелып, урам буйлап “әетләшеп” йөрдек. Урамда очраган кешеләргә дә, өйгә кергәч тә “әет котлы булсын” дип сәлам бирәбез. Һәрбер өйдә: “Инәң тудымы?” – дип сорыйлар. (Әниең бәбиләдеме?)

- Туды (бәбиләде).

- Кемегез бар?

- Кызыбыз, - дип алдыйм, чөнки абыйларым бар, миңа кыз бәби кирәк иде. Өйгә кергәч, ачык йөз белән, табадан чыңлап торган кайнар коймак, төрле тукачлар бирәләр, ә миңа конфет, печенье тәти (сеңлем туды дип бөтен авылга алдап йөргәч).

Бәбигә Тәүхид дип исем куштылар. Ул үзе тазарды, үзе елады, ул вакытта без чи надан булганбыз, аны кайдан алдыгыз дип сорауга - коедан диделәр (бозны тишеп су ала торган бәке). Андый елак миңа кирәкми, кире алып китегез, дип сорадым. Берәр хәл итмәсен дип куркып, мине Тевриз районы, Козгын дигән авылга алып киттеләр. И, бабайлар, бабайлар!

Үз өсләренә бөтен-килгән бәла-казаларны алдылар бит. Сөннәткә биргән өчен бәйләнүче хакимият әгъзаларына мин үзем алар юкта эшләдем, -- диде.

Шул “әгъзалар” Тәүхид кушканнан да гаеп тапканнар, үзе директор булса да, улына дини исем кушкан дип бәйләнәләр.

Соңыннан әтиебезне Урманбашка (Ахманга) җидееллык мәктәп оештырып, директор булып эшләргә җибәрәләр. Авыл, мәктәп өчен күп мәдәни чаралар булдыра, ләкин, фин сугышы башлангач, аны да солдат итеп алалар (элек бронь булган). Әле дә хәтеремдә: матур аяз көн, повестка алучыларны озатырга бөтен авыл җыелган. Ул көнне Ханзафаров Әнвәрнең әтисе дә китте, шуннан Ватан сугышына кушылып, һәлак булды. Әтисе Тәүхидне иң башына утыртып, көр тавыш белән җырлады.

Шуннан Бөек Ватан сугышында да катнашып, чит җирдә ятып калды. Тәүхид “әтием” дигән назлы сүзне әйтмичә үсте. “Үзәкле үсә” диләр бит. Башта Казанлы җидееллыкны тәмамлады. Анда укыган дуслары Раиф, Илдус, Хәмит, Минсалих, Фазылҗан Гафаров белән һәрдаим телефон аша сөйләшәләр. Үзе һаман диңгез турында хыялланды, Тубылга барып диңгез мәктәбен тәмамлады, соңыннан Петропавловск-Камчатскида югары диңгез училищесын тәмамлап, бөтен гомерен диңгез, океаннарда үткәрде. Эшен бирелеп эшләгәнгә, күп мактау-медаль орденнары алды. Иң кадерлесе: Петр I тарафыннан чыгарылган, “Ватан каршында күпьеллык фидакарь хезмәте өчен” ордены булды.

Бөтен гомерен читтә үтсә дә, үзенең ана телен онытмый, авылга кайткан чагында аның шулай саф әдәби татар телендә сөйләшүенә сокланалар.

Авылга кунакка кайтканында мәчетне җомга вакытында видеога да төшереп китте. Әниебез исән чагында ешрак кайталар иде. Улы Марат та диңгезче, ике югары уку йортын тәмамлады. Бер оныгы 5 чит ил телен тулысынча белә, әле үзлектән татар телен үзләштерә. Тик аның русчадан тәрҗемә итүе киресенчәрәк килеп чыга. Ул оныгы гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Кызы, кияве Кытайда, зур урында.

80 яшен билгеләп үтәргә зурлап барысы да җыелдылар, бик яраталар энемне.

Онык кызым Венера үткән ел командировкага барып, бик ошатып кайтты: күзлексез машина йөртә, зиһененә таң калырлык, ди. Авыл кешеләрне дә, туганнарны да хәтерли, телефоннан гел сөйләшәбез. Исән-сау яшәсеннәр инде.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836