Материалы

Якташыбыз “Күрсәткән хезмәте өчен” ордены белән бүләкләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

43-4Бу көннәрдә редакциягә милләттәшебез - радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов килеп үзенең шатлыгы белән бүлеште. Озак еллар намус белән патриотик хезмәт башкарганы өчен Россиянең ДОСААФ үзәк советы рәисе генерал-полковник Сергей Маев Зыятдин Хәял улына I дәрәҗәдәге “Күрсәткән хезмәте өчен” (“За заслуги”) орденын тапшырган.

Төмән шәһәре хакимияте башлыгы Александр Викторович Моор Рәхмәт хаты белән бүләкләгән. “З.Акбүләков белән язган “Встречи-знакомства” китабы, үзегез иҗат иткән “О личностях легендарных, крылатых”, “Фонтаны эфирных сияний”, “На волнах времени и жизни” басмалары белән таныштым.

Сезнең китапларыгыздан мәрхәмәтлелек һәм яктылык бөрки. Алар тарихи фактлар һәм фотоматериалларга бай. Бу китапларның битләрендә туган ягыбыз, Төмән җирен күтәрүче кешеләр турында мәгълүмат саклана. Китапларыгызны Төмән шәһәре муниципаль архив китапханәсенә тапшырдык. Ватаныбыз тарихына кайгыртучан мөнәсәбәтегез, кешеләрдә патриотизм, җаваплылык сыйфатлары тәрбияләвегез өчен зур рәхмәт белдерәм”, - дип язган ул хатта.

Зыятдин абыйны ихлас күңелдән олы бүләкләргә лаек булуы белән котлап, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума