#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Җырларым булсын сезгә сәламем”

последние и лучшие новости искусства в мире

Исемле булган икән “Яңарыш” газетасының 2008 нче елның 37 санында өлкәдә генә түгел, чит төбәкләрдә танылган якташыбыз, җырчы-композитор Рөстәм Сәфәрмөхәммәт улы Русин турындагы мәкаләм. Ул чакта яраткан җырыннан алынган бу җөмлә оптимистик рух, ташып торган өмет, яшәү дәрте вәгъдә иткән булса, кызганычка каршы, бүгенге көндә бу сүзләр күңелләрне тетрәндереп, туганнары гына түгел, өлкә татарлары кичергән зур югалтуны искәртә. 20 нче сентябрь көнне Рөстәм Сәфәрмөхәммәт улының йөрәге тибүдән туктады. 11 нче октябрьдә аңа 53 яшь тулган булыр иде. Ә бит соңгы вакытта ул үзенең 55 яшьлек юбилеен зурлап үткәрергә, Төмән сәхнәсеннән тамашачысына кайнар сәламен, мәхәббәтен, яңа җырларын җиткерергә, киләчәккә уртак планнар корырга җыенган була...

Рөстәм Сәфәрмөхәммәт улы Төмән шәһәрендә 2 балалы гаиләдә туып-үсә. Әтисе оста гармунчы була. Кечкенә Рөстәм әтисенең гармунда уйнаганын яратып тыңлый, шуңа әтисе 3 яше тулгач ук уенчык гармун бүләк итә. Балалар бакчасында ул гармунда сыздырып, балаларны гына түгел, тәрбиячеләрен дә биетә. Музыкага булган мәхәббәтен күздә тотып әнисе аны 1 нче музыка мәктәбенә, баян классына укырга бирә. Аны ул “5”ле билгеләренә генә тәмамлый. Аннары Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәренең Чайковский исемендәге музыка училищесында белем ала. Армия хезмәтеннән кайткач, Алсу исемле кыз белән тормыш корып, кызлары Рушания дөньяга килә. Өлкәдә татар хәрәкәте башлангач, 1989 нчы елны милли мәдәният үзәге җитәкчесе Фәрит Хәкимов моңлы тавышлы Рөстәмне “Идегәй” төркеменә җырчы итеп кабул итә. Аннары озак еллар ул “Сапфир” ансамблендә җырлый. 1991 нче елда Р.Русин шагыйрь Булат Сөләйманов белән таныша. Бу очрашу аңа җыр язарга илһам бирә һәм ул шагыйрьнең “Ак метеор” дигән шигырьләр җыентыгында басылган “Таң нурлары” шигыренә көй яза. Бүгенге көндә аның 60 җыры бар. Аларны өлкәдә күренекле җырчылар – Чулпан Акъярлы, Розалия Бакиева һәм “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык ансамбле яратып башкаралар. Соңгы елларда ул шагыйрә Клара Кучковская белән тыгыз бәйләнештә эшләде, планнары зурдан иде, ләкин, кызганычка каршы, изге теләкләргә дөньяга ашарга Ходай язмаган булып чыкты.

Рөстәм Сәфәрмөхәммәт улының мәдәниятебезне күтәрүдә, баетуда роле зур булды. Яраткан халкына күрсәткән фидакарь хезмәтенә киләчәк буын да тиешле бәя бирер дип ышанабыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836