30

coronavirus2

Юбилей саны 

yanarish

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Укытучы булып туарга кирәк”

последние и лучшие новости искусства в мире

31-7Укытучы... Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм аларда дөньяга караш, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене - укытучы дип атыйлар.

Сүзем укытучылар, укучылар, әти-әниләр, авыл халкы арасында олы ихтирамга лаек, үзенең эшләре белән Төмән районында гына түгел, хәтта өлкәдә дә таныш булган шат күңелле, ачык йөзле мөгаллимә, тормыш иптәшенең яраткан хатыны, ике баласының сөйкемле анасы, 4 оныгының бәхетле дәү әнисе, Шыкча авылы мәктәбенең биология укытучысы Вәсимә Миндиурал кызы Хәлилова турында.

Ул 1960 нчы елның 5 августында Башкортостанның Учалы районы, Сөләйман авылында Нәсимә Габдрәшит кызы һәм Миндиурал Миндияр улы Әхмәтшиннар гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шунда ук ала. Кечкенә чактан ук укытучы булу теләген аның беренче укытучысы Мәхмүт Гали улы Шәрипов тудыра. Биек, чал чәчле фронтовик шунда ук кечкенә укучының «кумиры» була. Ул укытучысына охшыйсы килеп, аның укуда куллана торган алымнарын файдаланып, өйдә үзенең кече сеңлесе Нәсфияне укыта.

Мәктәп даими хәрәкәттә була: бәйгеләр, төрле кичәләр, атналыклар, ярышлар, ачык дәресләр... Чәчрәп торган актив кыз шулар уртасында кайный. Шуңа, мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм дигән сорауга җавап тиз табыла: бер икеләнүсез - укытучы булырга. Ләкин тормышта көтелмәгән борылышлар да була шул. Язмыш булачак укытучыны бу хезмәтеннән берничә елга ераклаштырып тора. Гаилә хәлләре сәбәпле, алар төньякка күчәләр. 1977 елда ул Мегион урта мәктәбен тәмамлый һәм әнисенең киңәше буенча Тубыл зооветтехникумына укырга керә. Техникумны тәмамлап, юллама белән ул Төмән районының Шыкча авылына килеп эләгә һәм хезмәт юлын “Туринский” хуҗалыгының сөт фермасы лаборанты булып башлый.

1981 елда Шыкча егете Әкрам Хәлиловка кияүгә чыга. 1985 елда мәктәптә озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе, пионервожатый булып та эшләгән әле ул. Тормыш тәҗрибәсе туплап, балачак хыялының ныклы икәнен аңлагач, Вәсимә апа Тубыл педагогия институтына укырга керә. Биология укытучысы дипломы алган кыз, читтән торып югары белем ала. Туган авылыннан еракта урнашкан Шыкча авылына эшкә юлланып, мәктәптә 35 еллык тәҗрибә туплап өлгерә ул. Көннән-көн балаларны тәрбияләү авырлашкан вакытта, аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч табу зур осталык һәм көч сорый. Әмма балалар белән эшләү һәм укыту теләге аңа шатлык китерә. «Укытучы булып туарга кирәк», дигән сүзләр аңа туры килә шул. Җиңүләре дә күп тырыш мөгаллимәнең. “Россиянең иң яхшы укытучысы” Бөтенроссия конкурсында педагогик осталыгын күрсәтеп, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасына һәм грантына ия була. Бүгенге көндә ул “Хезмәт ветераны” исеменә лаек. Мактау кәгазьләрен, дипломнарын саный китсәң, алар шактый. Ләкин эш анда түгел. Иң мөһиме - үз эшеңне яратып, теләп, аңардан тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә.

Аның укучылары район, өлкә олимпиадаларында актив катнашалар һәм призлы, хәтта беренче урыннарны яулыйлар, БДИ тапшырганда биологияне актив сайлыйлар, югары баллар җыялар. Бүгенге көндә ул инде 10 елдан артык “Урман Робинзоннары” отрядын җитәкли. Озак еллар нәтиҗәле эш дәвамында мәктәп каршында экопарк төзелде. Отрядка йөрүче укучылар район, өлкә һәм хәтта төбәкара конкурсларда да катнашалар. Төбәкара палаткалы лагерьга җыелалар, анда үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Экскурсияләргә йөриләр, урманга сәяхәтләр оештыралар.

Бар нәрсәгә дә өлгерә ул. Гаиләсендә дә ныклы хатын-кыз. Тормыш йөген җигелеп тартудан бер дә тайпылмый. Вакыты белән ишле мал-туарлы сарайның падишаһына әверелә. Шулай да Вәсимә апа хатын-кызга хас булган нәзәкатьлелек, мөлаемлылык, сабырлык сыйфатларын саклап калган олы йөрәкле гүзәл зат ул. Тормыш иптәше Әкрам абый белән ике бала үстерделәр, аларга югары белем биреп, икесенә дә гөрләтеп туйлар ясап, олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер балаларының һәм дүрт оныкларының куанычларына шатланып яшиләр. Кызлары Вәсилә - экономист, уллары Азамат “Шлюмберже” компаниясендә энергетик булып хезмәт итә.

Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен - 60 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Вәсимә Миндиурал кызы Хәлилованы чын күңелдән котлыйбыз, аңа эшендә һәм тормышында уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836