Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

37нче ел биштәре

последние и лучшие новости искусства в мире

9 Май көнне “Үлемсез полк” акциясенә Сталинград бәрелешендә һәлак булган яшь егетнең портретын кем тотып чыгар соң? Әхмәтатый Сәйбукаев – 1937 елның шомлы август кичендә кулга алынган әтисе Сәйбуш Сәйбукай улын һәм авылдашларын соңгы тапкыр күргән шаһит ул. Яркәү районы, Бурбар авылының 17 ир-атын “халык дошманы” дип кулга алалар. Хатын-кызлар, бала-чагалар, әби-бабайларның ләгънәт, бәддога укып елаган, милиционерларның чыбыркы, сүгенгән тавышларыннан авыл клуб тирәсе шаулап тора.

Балалар үзәк өзгеч тавыш белән әтиләре кочагына ташланалар, ә аларны каравылчылар чыбыркылап куалар. Ирләрнең кайберен кыр эшеннән, күлдә балык тоткан арада, ә кайберләре яңа гына эштән кайтып ашарга утырган вакытта кулга алалар. Үзләрен гаепле дип уйламаган ирләр: “Хәзер кайтырмын”, - дип чыгып китеп, яңа гына мичтән алынган бәрәңгеләре әрчелеп бетмәгән килеш өстәлдә гомерлеккә суынырга кала... Берничә көннән соң билгесезлектән өзгәләнгән Шәмшикамал Сәйбукаева үзенең 14 яшьлек улын 18 чакрымдагы Яркәү район үзәгенә җибәрә. Әхмәтатый милиция бүлегенә якынлашкач, капка ачылып, ир-атлар төялгән машина килеп чыга. Ирләр арасында әтисен күреп, Әхмәтатый кычкыра да, бөтен көчен җыеп, әнисе әтисенә дип әзерләгән биштәрен (котомка) машина арбасына ыргытып өлгерә. Иевлево авылы читендә бакчада Сафия Мөхәммәтова эшләп йөргән була. Машинада барган ире аны күреп алып: “Сафия, биштәрне ал, безне Тубылга алып баралар”, - дип кычкырып, аңа биштәрне ташлап калдыра. Тиздән салкын кыш җитә. Иртсез, атасыз калган күп балалы гаиләләр бөлгенлеккә төшәләр. Ул гынамы әле! Ятим калган балаларга, туганнарына нинди генә авыр хезмәт башкарырга, бер гаепсез кыйналу, түбәнсетүләргә түзәргә туры килә. Гаилә башлыкларын көтеп ала алмагач, бераз рус телен белгән Шәмшикамал һәм Сафия апалар хатын-кызларны җыеп, азык-төлек алып, җәяүләп Тубыл шәһәренә юл алалар. Төрмәгә килеп җиткәч, кечкенә тәрәзәгә шакыйлар, каравылчы ачып карап: “Аларга бернәрсә дә кирәкми!” – дип кычкыра да, тәрәзәне эчтән бикләп куя. Хатыннар елаша-елаша, өйләренә кайтырга мәҗбүр булалар. Шул чорда Яркәү хакимияте репрессияләү буенча планны яхшы үти. Хәтта үзәктән еракта урнашкан авылларны да “чистарталар”. Архив документларын укыйсы бик авыр. Кулга алынганнарның озын исемлегенең һәр фамилиясе янына – “гаепле, гаепле”, “иң югары җәза – атарга” дип язылган. “10 елга төрмәгә ябарга” дигән язу бик сирәк очрый. Миңа Яркәү районы, Түреавылыннан репрессиягә эләгеп, 10 ел буена Мәскәү елгасы каналын төзегән кешенең сөйләгәнен тыңларга туры килде. Ул сорау алган вакытта якташларының үзләрен ничек тотканнарын сөйләде. Бурбар авылында халык үзе сайлаган беренче колхоз рәисе Хафиз Дәүләтчин үзен бик тыныч тоткан, ә бер көнне сорау алудан соң камерага килгәч: “Атарга алып барганнарында бер башкисәрне булса да тончыктырачакмын”, - дип әйтә ул. Кызганычка каршы, теләгенә ирешергә өлгерми, бары тик камера стенасына каны белән язган бәхилләшү сүзләрен генә калдыра. Ул чакта күп татарлар рус телен белмәгәннәр. Тикшерүче кул куярга ни бирсә, шуңа алар чарасызлыктан ризалашканнар. Мине Юмаш Нәбиенең җаваплары гаҗәпләндерде. Бурбар авылы тимерчесенең улы контрреволюционер генерал К.Сахаров, полковник В.Померанцевны каян белергә тиеш соң? Ул гел эштә булып, авылдан да чыкмаган егет бит.

Совет кешесе өчен туган илебез язмышы һәрвакыт беренче урында торган. Репрессияләнгәннәрнең балалары, туганнары да Ватаныбызны саклауны үзләренең изге бурычлары иткәннәр. Менә алар – Азис Ательшин, Хәннән Бикшанов, Әхмәтатый, Шакир Сайбукаевлар, Абил Бәширов, Хавит Хәкимов һ.б. Алар сугышкан җирдә дошман алга үтә алмаган. Ватаныбызны фашистлардан саклаучылар турында хәтер беркайчан да югалмас.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836