Материалы

60нчы елларда гомуми мәҗбүри уку законы үтәлде

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышыннан кайтучылар зур эшләр башкардылар. Яркәү районы халык мәгарифе бүлеген Совет Армиясе майоры һөнәре буенча физик Георгий Сотников җитәкләде. Аның бик яхшы карьера ясарга мөмкинлеге бар иде. Зур урыннар тәкъдим иттеләр, әмма Георгий Яковлевич үз һөнәренә тугрылыклы калды. Озак еллар укытучыларны да, укучыларны да укытты. Ул эшләгән чорда район мәктәпләренең күпчелеген Ватанны яклаучылар җитәкләде дияргә була. Рухи сыйфатларны саклап, алар сугыш эзен юкка чыгарып, гомуми мәҗбүри уку (всеобуч) законын үтәделәр.

Очрашуларда, киңәшмәләрдә Г.Сотников проблемаларны шулай китерә белгән ки, кешеләр үпкәсез, эшләргә теләп таралышканнар.

Гомуми мәҗбүри уку законы мәктәп балаларының исемлеген төзүне йөкләткән. Инспекторлар авыллар буенча йөреп дөреслеген тикшергәннәр. Мөдир җирле хакимиятләргә барырга, авыр көнкүреш сораулары белән гаиләләргә булышырга өйрәткән. Сабыйларның сәламәтлекләренә игътибар иткәннәр, аларны мәктәп-интернатларга, балалар мәйданнарына урнаштырырга булышканнар. Сугыш сабыйлар арасында авыруларның куркыныч эзләрен, олыларда грамотасызлыкны калдыра. Өлкәннәрне балаларга караганда укытасы авыррак булган. Зур кеше язганда тирләп чыккан, куллары калтыраган. Йогышлы күз авыруы (трахома) дәвалауга бирешмәгән. Дәресләрне бүлдермичән укытучылар укучыларның күзләренә дару салганнар. Төп эшне, әлбәттә, медицина хезмәткәрләре башкарган.

РОНОга сугыштан кайткан Яңа Кәешкүл мәктәбе директоры Т.Мөхәммәтчин, Г.Вәлиуллин килделәр. Карбан мәктәбенең барлык проблемаларын Газеев намус белән хәл итте.

Көндезге, кичке, читтән торып укый торган мәктәпләрнең укытучыларының укучылар, яшьләр, хәтта олылар белән шәхси эшләүләре аша гомуми мәҗбүри уку законы үтәлде.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума