Материалы

Автобус йөртүче

последние и лучшие новости искусства в мире

Тугыз авылын юкка гына зурламый халкы, хәтта кайберәүләр туган авылларына багышлап шигырьләр дә язалар. Бу авылда Сабир абый Шамратов автобус йөртүче булып эшли. Ул Тугыздан – Вагайга, һәр авылга тукталып, кешеләрне җыеп бара. Тормыш иптәше сәгать 5тә торып, аңа аш-су әзерли, ә Сабир абый иртә белән автобусны халык туңмасын өчен җылыта. Аннары тормыш иптәшенең пешергән тәмле ашларып ашап алгач, юлга чыга.

Халык салкыннан җылы автобуска кергәч уй-хисләргә күмелә.

Вагайга һәркем үз эше белән йөри, берәүгә - утын, икенче берәүгә күмер кирәк. Сабир абый йомшак күңелле кеше. Ул Вагайны әйләнеп кайтканчы, тормыш иптәше “Буран”ына утырып урманны әйләнеп, нинди кошлар, хайваннар барын белешеп кайта. Сабир абый кайтуга суер итеннән шашлык пешерә.

С.Шамратов, Газинур Сәйдуллин, Самат Кузакбердиев һәм Әхтәм абый Садыйковлар безне кирәк эшебезгә йөртмәсәләр, кемнәр йөртә? Аллаһымның рәхмәтләре яусын дип телим аларга.

Илдар МУТАКАРОВ.
Вагай районы, Меткә авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума