#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылдашлар очрашуы

последние и лучшие новости искусства в мире

31-13Яркәү районының Ваңгы авылында “Бер күрешү – бер гомер” дип аталган авылдашлар белән очрашу бәйрәме булды. Бу истәлекле чараны ачу һәм тәбрикләү өчен сүз хакимият башлыгы Владимир Репинга бирелде. Авылдашлар һәм кунаклар өчен эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар, һәрвакыттагыча, шатландырдылар. “Яңарыш”, “Туслых”, “Нур”, “Сударушка” төркемнәре, Новоникольск авылы кунаклары, Яңа Александровка һәм Яңа Кәешкүл авылларыннан килгән бию ансамбльләре, Төмән артистлары чыгыш ясадылар. Себер татарлары язучылар берлеге әгъзалары: җәмәгать эшлеклесе, Булат Сөләйманов премиясе лауреаты, аксакал Әнәс Гаитов һәм шагыйрь-музыкант Хәлил Әйтмөхәммәтов шигырьләре, җырлары да алкышларга күмелде.

Балалар өчен уеннар оештырылды, тәм-томнар сатылды, батутлар куелган иде. Ә өлкәннәр кызыклы традицион халык уеннары белән әзерләнгән программада катнаштылар, спортта көч сынаштылар, волейбол уйнадылар. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. 31-12Алар эшмәкәрләр: Вәлиевлар һәм Мөхәммәдчиннар спонсорлыгында булдырылган призлар белән бүләкләнделәр. Зур рәхмәт үзләренә!

Көне буе сәүдә рәтләре эшләде, анда милли ашларыбыз, сыйлар күп иде.

Мондый күләмле бәйрәм авылыбызда беренче тапкыр үткәрелде. Кунаклар төнгә кадәр рәхәтләнеп күңел ачтылар, аралаштылар. Күптән күрмәгән таныш, дусларын очраттылар. Әлбәттә, бу очрашулар, истәлекләр, яңалыклар бәйрәме булды. Һәркем канәгатьлек белән, 2020 елга авылның 150 еллыгына багышланган бәйрәмдә очрашырга сүз куешып таралыштылар.

Фирдәүс МӨХӘММӘДЧИНА, Яркәү районы, Ваңгы авылы.
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836