Материалы

Байлыгы – балалары, оныклары, нәбәрәләре

последние и лучшие новости искусства в мире

100 яшькәчә яшәү һәркемгә дә тәтеми, Аллаһы Тәгалә күпме бирә инде гомерне. Хәзерге вакытта 100 яшь чын казаныш булып санала. Мондый кешеләр олы хөрмәт, шулай ук ихлас кызыксыну уята. Әлбәттә, аларның ничек 100 һәм хәтта аннан да күбрәк елларга кадәр яши алуларын белү һәркемгә кызык. Бәлки, аларның ниндидер сере бардыр, гадәти кешеләргә нәрсә дә булса билгесездер?

2021 елның 21 февралендә Ялутор районы, Рауды авылында туып-үскән милләттәшебез - Бөек Ватан сугышы ветераны Саретдин Айнетдин улы Сирачевка 100 яшь тула. Без абыйның Ялутор районы, Кактамак авылында яшәүче кызы – Дания Ильясова белән очрашып, әтисе турында сораштык.

- 100 яшьлек туган көнгә кирәк, диләр, алтын бүләк, ә безгә, балалары өчен, әти үзе бүләк. Гел елмаеп-көлеп дөньяга, балаларына риза булып яшәве, онык, нәбәрәләрен күрүе - үзе бер шатлык.

Әтиебез зур крестьян гаиләсендә тәрбияләнә. Эшчән, акыллы, сабыр кеше булып менә 100 яшен тутыра. Аның хезмәт стажы – 50 ел. 21 оныгы, 21 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Төмәндә кече сеңлебез Сәлиядә тәрбияләнә. Сәлиягә әтине караганы, янында булуы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Әтинең әтисе – Айнетдин бабай, әнисе – Сәһирә әби. Мал-туарлары күп була, шуңа күрә әти бөтен эшне өйрәнеп үсә.

Бабай Гражданнар сугышыннан кайта, бер баласы барлыгына карамастан, яңа гаилә корырга була, Сәһирә әбиебезгә өйләнә. Шуннан соң 5 балалары туа. Ике сеңлесе һәм бер энесе фаҗигале рәвештә үләләр. Айсетдин Бөек Ватан сугышында вафат була. “Мин энеләрем, сеңелләрем өчен 100 яшькәчә яшәргә бурычлы”, - дип әйтә иде әти. Әллә инде Аллаһы Тәгалә ишетте.

Әти яшь вакытыннан дин юлында йөрде, намазын калдырмады. Әле хәзер дә, 15 ел инде сукыр булса да, догаларны хәтердән укый, үзе язган берничә бәете бар. Ул гомере буе тәмәке тартмады, аракы эчмәде, сәламәт тормыш алып барды. Мәктәптә 6 класс кына укып калган. Әтисенә ярдәм итим дип “Пролетарий” колхозына эшкә керә. Төрле эштә эшли, сабый килеш көтү дә көтә.

1933 елны әнисе үлә, кечкенә балалар ятим кала. Инде менә егет булдым дигәндә генә, дөньяны кара хәсрәт чорнап ала – Бөек Ватан сугышы башлана. Әтине сугышның беренче көненнән үк хәрби хезмәткә алып китәләр. Свердловск өлкәсе Түбән Тагилда эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. Хәрби әсирләрне, дезертирларны, вагоннар белән китереп тутырылган немец тоткыннарын саклый. Туган авылына 1948 елны гына кайта.

1949 елны әти авылдашы Сабира Тузбак кызы белән гаилә кора. Әти белән әни 9 бала тәрбиялиләр. Әмма шатлык кайгысыз булмый. 1982 елны әни балаларын калдырып 54 яшендә генә дөньядан китте. Әтигә тагын олы хәсрәт төште. 9 баланың өчесе генә әле урнашкан иде. Бер улы армиядә, икенчесе шул елны китте. Әти бөтен баласына белем бирергә тырышты, һәрберсенә туйлар ясады. Әйе, әйе, бар безнең әтинең мактанырлык, күкрәк киереп сөйләрлек хәле. Ул бит беркемгә берни сөйләмәде, шатлыгын да, кайгысын да үч төбендә тотты. “Аллага шөкер, теләгән теләкләремә ирештем, барыгызны да укыттым, әниегез генә күрмәде”, - дип әйтә иде әти. Безнең гаиләдә төрле һөнәр ияләре бар. Мәсәлән, Саҗидә апа авыл хакимиятендә белгеч тә, башлык та булып эшләде. Тракторчы, бухгалтер, мал врачы, зоотехник, табиблар, укытучылар, кибетчеләр, төзүчеләр чыкты гаиләдән. Менә нинди байлык ул! Ялгыз әтинең, бабайның янына тормыш иптәшләре белән балалары, оныклары, нәбәрәләре – 60лаган кеше җыела. Әтигә барыбыз да ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, - дип сөйләде Дания Саретдин кызы.

Шушы 100 ел дәвамында күпме түземлек, сабырлык кирәккән Саретдин абыйга, сынмаган, горур торган. Ул - гомере буе дәүләткә тырышып эшләгән гади авыл кешесе. Мәрхәмәтле, тәүфыйклы балалар үстерүе өчен якташларына үрнәк. Шушындый милләттәшебез белән чын күңелдән горурланабыз, аңа сәламәтлек, тыныч картлык телибез. Озак яшәүнең сере, асылы да дөньяда намуслы, гадел, тырыш чын кеше булып гомер итүдәдер.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума