#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бала хәсрәтен күрмәгез!

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем гаиләм бик зур кайгыга дучар булды. 9 февральдә Сочи шәһәрендә 33 яшьлек балабыз шалтыратуга җавап бирмәде, менә шул көннән хәзерге вакытка тиклем эзлибез, хәбәре юк. Ни эшләргә дә белмәгәнлектән, барлык туганнарга, дусларга хәбәр итеп, намаз укып беткәч исән-сау табылуын теләп теләкләр теләүләрен үтендем. Өч астанага, Аслана авылының иске мәчетенә теләкләр теләп садакалар җибәрдек. Минем классташым, Бәеш авылына Хәким атабыз астанасына барып кан чыгарып, Коръән укытып кайтыйк, дигәч, анда барып кайттык. Хат язуымның төп сәбәбе: Бәеш авылында яшәүче астананы караучы Әнисә апага һәм аның оныгы Әмиргә, әнисе Саниягә, Коръән ашына килгән барлык кешеләргә зур гаиләмнән бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Теләкләре кабул булсын. Бу хатым аркылы, үзебезнең яратып атнаның җомга көнен түземсезлек белән көтеп ала торган газетабыз аша тагын бер үтенечем бар – бу инде Зиннәт хәзрәт Садыйковка иде. Бәеш авылындагы Хәким атабызның астанасын һәрбер Коръән ашларында гел искә алып дога кылабыз, ә менә Бәеш авылындагы хәзрәт – яшь егет Әмиргә Тубыл шәһәреннән килеп йөрергә туры килә. Әмир энекәшебезне укытып, аңа эш хакы түләп булмас микән? Әмиргә әле ни бары 22 яшь кенә. Шундый яшь егетнең дингә омтылуы бик тә яхшы бит. Әле аннан зур яшьтәге абзыйлар да дингә басарга ашыкмыйлар. Кайбер яшьләр эшләү турында уйламыйча ата-аналарын кимереп яталар, ә Әмир, әниемә дә эш юк, бар хәл итеп яшәү кирәк, диеп шәһәргә китеп, әнисен кайгыртып, эшләвенә рәхмәт. Берегезгә дә бала хәсрәтен күрергә язмасын.

Мәүлия СОБИРОВА, Яркәү районы, Кече Эсаул авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836