Материалы

Балыкчылар көнен бәйрәм иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

29-8Ләчеклеләр печән әзерләү эшләренә тотынганчы, халыкка бераз күңел ачып, ял итеп алу бер дә артык булмас дип, өстәвенә 8 июль - Балыкчылар көне дә булу сәбәпле, клуб мөдире Мансура Сөләйманова белән башлангыч класслар укытучысы Луиза Гайсина Авыл көне уздырдылар. Халык җыелып килгәндә ишек алды төрле төстәге шарлар, кечкенә флаглар белән бизәлгән клубтан татар моңнары яңгырап торды. Бәйрәмне авыл старостасы Каюм Алеев котлау сүзләре белән ачып, авылдашларына сәламәтлек, иминлек теләп, печән эшләрен җиңелчелек белән тәмамлауларын теләде. Аннары төрле кызыклы уеннар, викториналар, бәйге-ярышлар башланды.

Шул арада авыл кызлары – Венера Ташбулатова заманча бию, Алинә Аликаева матур җыр башкардылар. Әлмирә Моратова, Оксана Гарифханова, Зилә Сөләйманова, Юлия Ниязова, Ләйсән Сөләйманова татар шагыйрьләренең матур шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Чарада шәһәрдән килгән балалар да бик актив катнашып, бүләкләр оттылар. Ераклыкка йөгерү бәйгесендә 3 яшьлек балалардан бирле узыштылар. Алар арасында беренчелекне тиктормас кыз Луиза Таирова яулады. Хатын-кызлардан иң җитезләр дип Инна Сөләйманова, Эльвира Ташбулатова, Альбина Сәетова билгеләнделәр. Турникта күтәрелү осталыгы буенча Ильяс Сәетовка тиңнәр табылмады. Чара барышында авылның өлкәннәренә һәм иң кечкенә Илсаф Сөләймановка да махсус бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм турындагы фикерләре белән бүлешеп Мансура Сәлим кызы: “Авыл көнен ел саен уздырырга тырышабыз. Быел да авыл советы депутаты Таһир Сөләйманов безгә спонсорлар табып, бүләкләр алып җибәрде. Форсаттан файдаланып, авылдашларына бәйрәм бүләк иткән спонсорларыбыз – “Тахтагул” балыкчылар кооперативыннан Вәхис Рыханов, абыйлы-энеле Айрат белән Айвар Сөләймановлар, Ильяс Риганов, Венера Колмәмәтова, Айдар Кангазинга халык исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Быел бәйрәмне кызыклырак уздырыр өчен интернеттан алып төрле яңа уеннар керттек. Бәйрәм күбрәк балалар өчен оештырылды, каникулларында шулай күңелле вакыт уздырып, бүләкләр оту, үзләренең сәләтләрен күрсәтү, көчләрен сынап караулары хәтерләрендә озакка сакланыр дип ышанам”, - дип сөйләде. Бәйрәмнең йөзек кашы итеп Ләчек күлендә моторлы көймәләрдә узышу ярышы булды. Күлнең бер читеннән авылга таба чит ил моторлы көймәләрендә дулкыннар ярып 4 егет – Данияр Газизов, Фәнис Баязитов, Илдар Хәбибуллин һәм Илшат Сөләйманов җилдерделәр. Ә күл буенда басып торган җанатарлар үзенекеләргә көч биреп кычкырып тордылар. Һәм беренче булып финишка Илшат Сөләйманов килде. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Халык оештыручыларга рәхмәт белдереп таралды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума