#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бәрәкәт”нең изге эшләре

последние и лучшие новости искусства в мире

5-6Татарларда якыныңа гына түгел, таныш булмаган чит бер кешегә дә ярдәм кулы сузу кебек изге эшләр башкаручылар булганлыгын беләбез. “Ак байлар”, дип йөртәбез инде аларны үзебезчә. Төбәк тарихында хәйрия эшенең башында торган милләттәшебез икенче гильдияле бай Нигъмәтулла Кармышаков-Сәйдуков турында белмәгән кеше юктыр, 1884-1888 елларда меценат Төмән районы, Ямбай авылында мөселман дини училищесын ачып, тулысынча үз хисабына тота. Күрше төбәкләрдә дә бик күп мәчетләр төзи.

Ул, милләтенә һәм диненә карамастан, мохтаҗ авылдашларына ярдәм итә. Хаҗ кылып кайтканында авылда янгын чыгып, күпләрнең өйләре янып беткәнлеген күреп, ике йөздән артык йорт салдыра. Бик бай китапханә булдыра.

Шундый гаҗәеп миһербанлы якташларыбыз үрнәгендә өлкәбездә эшләп килгән “Бәрәкәт” хәйрия фонды ел саен мактанырлык эшләр башкара. Аларга ярдәм сорап килгән хатлар исәпсез. Үткән елда башкарган эшләренең кайберләренә тукталып китик:

1. Ямбай авылы музее өчен телевизор һем кронштейн сатып алынган.

2. Төмән өлкәсе мәчетләренә 80 данә «Яңарыш» газетасы яздырылган.

3. Вагай районының Сөләйман авылы мәчетенә идәнгә җәяргә япма (покрытие) кайтарылган. Шулай ук күп кенә мәчетләргә төрле үтенечләр буенча ярдәм итәләр: сигнализация куялар, җиһазлар сатып алалар һәм башкалар.

4. Яңа елга ятим, күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаилә балалары өчен 200дән артык бүләк сатып алып тараталар. Быел пандемия күңелле Чыршы бәйрәмендә очрашырга мөмкинлек бирми. Бу эштә эшмәкәр Фәрид Насыйров та үз өлешен кертә.

5. Шулай ук безнең җәмәгать эшләрендә актив катнашучы ветераннар өчен дә бүләкләр алып, һәркайсын аерым котлыйлар.

6. Бөтендөнья татар Конгрессы ярдәме белән татар авыллары мәктәпләре һәм китапханәләренең татар матур әдәбияты фонды баетылды.

Бу эшләр артында күпме рәхмәт хисләре, мохтаҗларның шатлыклы күз яшьләре аша елмаюлары сизелә. “Бәрәкәт”нең изге эшләре тукталмас, ярдәмчел байларыбыз күңелендәге җылылык быел да күпләр күңелен җылытыр әле.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836