Материалы

Без - авыл кешеләре

последние и лучшие новости искусства в мире

31-620 июль көнне Яркәү районы, Ваңгы авылында яшәүче Ситдиков Әнвәр Али улын 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Ветераннар оешмасы рәисе Алия Иянова ветераннар оешмасы әгъзалары Надежда Мусина, Гөлшат Карымова, Фирдәвес Мөхәммәдчина белән юбилярга истәлекле бүләк тапшырдылар.

Әнвәр Ситдиковның балачагы һәм яшьлеге авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үтә. Әтисе фронтка китә, ләкин аңа туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп булмый, сугыш кырында ятып кала.

Әнвәр Али улы гомер буе туган авылы Ваңгыда яши. Тормыш иптәше Фәридә Гайфулла кызы белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, барысына да белем биргәннәр, хәзер оныклары уңышларына сөенеп яшиләр. Алар авыл хуҗалыгы хезмәте ветераннары, озак еллар туган авылларында «Маяк» совхозында эшләгәннәр.

Аларга сәламәтлек, тынычлык, шатлык, иминлек һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз!

Фирдәвес МӨХӘММӘДЧИНА, Яркәү районы, Ваңгы авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума