#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомеренең өченче туе

последние и лучшие новости искусства в мире

48-14Авылдашыбыз, хөрмәтле коллегабыз, балаларыбызның хезмәт укытучысы Мидхәт Хәлим улы Хәлилов 19 ноябрь көнне бакыйга күчте.

Искитәрлек үлем! Әкияттәгедәй яхшы үлем! Үлемне дә мактыйбыз икән.

Хатыны Разия ханым сөйләвенчә, иртә белән уянып, өе белән хушлашкандай, бүлмәләр буйлап йөреп ала да, чалбарын чишеп, диванга ята. “Аһ” да итми, күзен йома һәм шуннан тормый. Саф, чиста күңелле хәләл җефете иртәнге 7.30 да гомеренең өченче туен менә шулай каршылый.

84 яшенә аяк басып өлгергән Мидхәт абыйны сәламәт ир-зат дип әйтә алмыйм, ул күптән инде астма белән интегә иде. Шулай да хатынының кадер-хөрмәтендә яшәп, шушы яшькә җитә алды. Разиясы да тугызынчы дистәне ваклаган хатын-кыз.

Туган авылы – Исәт районы, Югары Егәнле. Әнисе дөньядан бик иртә китә. Әтисе сугыш кырында кала. Башта ятим малай әбисе-бабае кулында үсә. Кечкенә вакыттан хезмәткә җигелә. Җәен колхоз кырларында эшләсә, кышларын тырышып укый.

Авыл мәктәбен тәмамлагач, берничә иптәше белән бергә Тубыл татар педучилщесына укырга керә. Сәләтле малай яхшы укый, стипендия ала. Үзенең тырышлыгы аркасында техникумны яхшы билгеләренә тәмамлап, юллама белән Тубыл районы мәктәпләренә запастагы укытучы итеп билгеләнә. Башта Бәек, Шаңшы мәктәпләрендә эшли. Шаңшы авылында күркәм, тыйнак холыклы сылу Разиясын очратып, гаилә корып Хуҗайлан мәктәбенә урнашалар.

Мидхәт абый белән бер авылда, бер мәктәптә гомер буе эшләдек һәм яшәдек. Ул бер зат белән сүзгә кергән кеше түгел. Оста куллы, миһербанлы абый кешене ярдәмсез калдырмаган. Без, ата-ана буларак та, абыйга рәхмәтле, улыбыз бар, кирәк-яракны, таушалган сарай-мунчаларны үзе ремонтлый, абыйсы өйрәткән.

Мидхәт абый да, Разия ханым да кешеләр белән аралашучан, дус-ишләре, туганнары шактый, хезмәт сөючеләр, матурлык, чисталык, чәчәк яратучылар. Аларның ишек алды көзгәчә шау чәчәктә.

Разиясы җор телле, кирәгендә көлдерә, кирәгендә кешегә туры сүзен дә әйтә белә. Вакыты белән кызу канлы тормыш иптәшен дә туктата, файдалы эшләр башкарырга юл күрсәтә белә.

Разия ханым оста хуҗабикә дә, аның пешергән ашлары кешенекеннән тәме, төсе белән аерылып тора, йортында һәрвакыт тәртип, чисталык хөкем итә.

Кеше сокланырлык гомер кичерелгән. Бер-берсен зурлап, ярдәмләшеп 5 бала тәрбияләделәр. Һәркайсы әти-әни дәвамнары, үзләре сайлаган парлары белән тигез гомер итәләр. Ике баласы - Илгиз һәм Рита Түбән Вартада яшиләр. Кызы Рита әтисе юлыннан атлап, шушы шәһәрдә укытучы булып эшли. Гүзәл - Соргытта, Римма - Тубылда, Ирек авылда механизатор. Аның ярдәме белән авылда миндәй олы яшьтәгеләр яшәп маташабыз, ул бакчаны сөрмәсә, бәрәңге дә утырта алмаячакбыз. Без мең рәхмәтле Мидхәт абый гаиләсенә.

Кулга-кул тотынып яшәүләренә 60 елдан артык икән. Бу сан үзе дә тирән мәгънәне аңлата. “Яхшы гаилә” дип әйтүе генә җиңел. Бер-берсенә яраклашып, бер-берсенең җитешкән-җитешмәгән якларын кичереп, гаилә шартларына җайлашып, көндәлек тормышның “су асты ташларын” читләтеп үтеп, шушы гомер чигенә икесе бергә җитә алганнар!

Гомеренең өченче туе булса да, моңа кадәрле киңәшчең, терәгең, табышчың, ярдәмчең булып яшәгән иптәшенең, балалар әтисенең яныннан китүе – зур кайгы. Абыйның урыны йомшак, нурлы һәм җәннәттә генә булсын иде!

Сөекле хатыны, балалары, туганнары кайгысын уртаклашып, Хуҗайлан мәктәбе укытучылары исеменнән

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836