Материалы

Әни

последние и лучшие новости искусства в мире

(Ахыры. Башы 21 санда).

Көтүче Әйтүк бабаның килеп җиткәнен җилкәм белән сизеп утырсам да, әйләнеп карамадым. Башымны тезләремә салган килеш, уйлар диңгезеннән чыга алмыйча, алар иркендә йөздем. Күз алдымда әниемнең соңгы минутлары иде...

Ул көнне мин эңгер-меңгер төшә башлаганда гына төстән цыбыртык җыеп алып кайттым. Өй эче караңгы, салкын. Ишек төбендәге агач караватта әнием авырып ята. Ютәлләгән тавышы ишетелмәгәч, ахры йоклап киткәндер, дип уйладым. Иң беренче, күршеләрдән кус алып чыгып тимер мичкә ут ягып җибәрдем. Цыбыртык коры салам кебек дөрләп кабынып киткәч, кисәк кенә барлыкка килгән эссегә түзә алмыйча, салкын тимер мич черт-черт итеп чатнаган тавышлар чыгарып алды. Аннан соң гына тирә-якка, бөтен өй эченә җылы дулкын таралып китте. Җиделе сукыр шәмне кабызып өстәл өстенә куйгач, караңгы бүлмәгә яктылык йөгерде. Әнием йокламый яткан икән, бик каты ютәлләп китте дә: «Ник пы цаклы осак йөретең, балам?» – дип сорады. Авырып яткан әниемә дөресен сөйләп бирергәме? Иптәшләрем белән бергә төстә учак ягып, бәрәңге пешереп ашап яттык, дияргәме? Юк.

- Йувыкта коры цыбыртык юк иде, аның өцен пүген пүтән ергә, алысга партык, – дип ялганладым. Бу минем әнием алдында алдашуым иде. Һәм ул авыру әниемне борчырга теләмәгәнлектән килеп чыкты.

- Шәмне нимәгә яктың, кәрәсин юг игәнен беләсең куй.

- Хәсер үцерәм. Арипметикатан кына эшләп алаен.

Бүтән көннәрдә мин дәресләремне көн яктысында, кояш кунганчы әзерләп куя торган идем. Шул арада әнием тагын да буыла-буыла йөткерә башлады. Мин тимер чәйнектән «пятилеткә» кружкасына салып әниемә су бирдем. Су эчкәннән соң ютәле төшкән кебек булса да, көчкә-көчкә генә сулыш ала иде.

Менәкә тамак төбемдә генә әллә нимә тораты, китмәде. Бар, Бикә мамаңны цагырып цык. Инәм цагыраты тиген, тис керсен, – дип мине чыгарып җибәрде.

Без Бикә мама белән ашыга-ашыга килеп кергәндә мин ятим калган идем инде. Әнкәй караватка чалкан төшеп яткан, күзләре ачык, түшәмгә төбәлгәннәр, авызыннан мендәргә берничә тамчы кан агып төшкән.

Хәзер исә әниемне искә төшергән саен, гел генә аның үлеп яткан вакыты күз алдыма килеп баса. Нигә соң ул алай була икән? Нигә соң әниемне бүтән кыяфәттә хәтерли алмыйм икән?

Әйтүк баба минем янга килеп җитте дә, туктап калды. Миңа сиздерергә теләпме, әкрен генә тамак кырып алды. Мин утырган көе утырдым, кузгалмадым.

- Йә, балам, нимәшләп пылай утырасың, ник кайтмайсың? Күгәреп катып калыпсың куй!

Мин җавап бирмәдем. Күңелгә кереп оялаган сагышлы татлы уйларымнан аерыласым килмәде.

- И, балам, балам, инәң мәрхүмә исән булса, пылай та йөрмәс итең. Етмәсә пы ләгьнәт сугыш туктаяцагын пелмәйте. Йә Аллам, йә Котаем, – дип кабатлады.

Аннан төрле төстәге чүпрәкләр белән ямалган бишмәтен үз иңеннән салып минем иңемә япты. Күк тамырлары тырпаеп торган коры тире белән генә капланган сөяк кул бармакларын иңнәремә салды.

- Инәң мәрхүмә исән булса... – дип сүзен әйтеп бетермичә авыр көрсенеп куйды.

Әллә Әйтүк бабаның мине кызганып сөйләгән сүзләреннәнме, әллә җылы бишмәт ябынгач үзе китек күңелем тагын да эребрәк киттеме? Белмим, нәрсә булса да булды. Бугазыма төер килеп тыгылды. Менә-менә күз яшьләрем атылып чыгачак. Мин кисәк кенә Әйтүк бабаның кочагыннан ычкынып киттем дә кыргый болан баласы сыман урман эченә ыргылдым. Күпме барганмындыр, хәтерләмим. Кинәт нәрсәгәдер эләгеп абынып киттем, гәүдәмне туры тота алмыйча, йөзем белән җирдә яткан сары яфракларга орындым. Авыррак кагылдым бугай, яфраклар әкрен генә кыштырдап куйдылар. Егылган җиремнән кузгалмадым, күзләремнән кайгы-сагышларым атылып чыкты.

Йөзтүбән яткан килеш тавышсыз-тынсыз гына үксеп-үксеп еладым. Иркәләнәсем килгән чакта – иркәләүчем, еласам – юатучым, туңсам – җылытучым булмаганга, ач-ялангач булганым өчен еладым.

Менә бер ел инде «әни» сүзен кычкырып әйтмәгәнемә, онытмадым микән. Башта әкрен генә «инәй» дип пышылдадым. Аннан кулларыма таянып башымны югары күтәрдем. Урман тып-тын. Агачларның шәрә ботаклары моңсу гына тырпаешып торалар. Гүя алар кибеп беткән сөяк кулларын күккә сузып, үткән яшьлекләрен шиңгән кояштан ялварып сорыйлар. Агач башларына эленердәй булып кап-кара болытлар бер-бер артлы, ашыкмыйча гына, елгадагы язгы бозлар сыман каядыр мин белмәгән, мин күрмәгән якларга китеп баралар. Мин «Инә-ә-ә» дип бар көчемне җыеп кабат кычкырдым. Әйтерсең лә, минем сөекле әнием каядыр менә шушында гына, миннән яшеренеп кенә торадыр. Тавышымны ишетеп ашыга-ашыга килеп чыгар. Башымны алдына куеп йомшак куллары белән чәчемнән, күзләремнән үбәр.

Ләкин миңа җавап бирүче булмады. «Инә», – дип кычкырган сүзем дә урманның барлык почмакларын айкап, үзема кире кайтты. Җирдәге сары яфракларны кочаклап тагы еладым. Юк, мин еламый идем. Мин бала чагым белән мәңгегә саубуллаша идем.

Булат СӨЛӘЙМАНОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума