Материалы

Ит яратучыларга багышлана

последние и лучшие новости искусства в мире

Әйләнә тирәдәгеләр” ит организм өчен авыр ризык,” – дип тәкрарласа да, аннан баш тартырга ашыкмагыз! Бары тик белгечләр киңәшенә колак салып ашарга кирәк.

Бар нәрсәнең чамасы бар

Күпчелек диетологлар фикеренчә, ит ризыгы организм өчен гомумән зыянлы түгел. Бары тик бу ризыкны чамасыз күп ашау гына аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сәламәт туклануга нәрсә комачаулый соң? Итле ризыкны көн саен иртән, төшке ашта һәм кич ашау зыянлы. Иң яхшысы – итле ризыкны атнага ике тапкыр ашаудан арттырмаска кирәк.

Бу кагыйдә “25 тән соң һәм 40 ка кадәр” үтәлсә, файдасы да бар, канәгатьлек тә кичерерсез.

Ә “40тан узган”нарга – белгечләр итле аппетитны чикләргә киңәш итә. Бигрәк тә физик эш белән шөгыльләнмәүчеләргә.

65тән өлкәнрәкләргә итле ризыктан баш тарту мәслихәт.

Әгәр сез аксымга бай башка ризык – балык, эремчек, сөт яки йомырка – ашыйсыз икән, менюдагы ит кисәген “кыскартырга” тырышыгыз.

Сайлау үзегездән

Төскә аппетитлы күренгән казылык, сосискалар чынлыкта исә составларында буягыч матдәләр, консервант һәм тәмләткечләр шыплап тутырылган ризыклар. Үзегез һәм якыннарыгыз мондый ризык белән еш “шаярмаска” тырышыгыз. Табигый иттән дә файдалырак ризык әле уйлап табылмаган.

— Төскә ит коры күренергә тиеш, ә кискәндә согы үтә – күренмәле булырга тиеш. Моннан тыш, яңа иткә салфетка тидереп алганда, ит искермәгән булса, салфеткада дымлы эзләр калмаса, димәк бу ризык искермәгән һәм дөрес эшкәртелгән дигән сүз.

— Исе дә табигый булуы шарт.

— Әгәр ит кисәгенә пычак яки чәнечке белән төртеп карасагыз, ит өсте шунда ук тигезләнеп китә икән, димәк бу ризык та искермәгән.

— Сатудагы ит лотокка салынып, үтә күренмәле пленка белән капланган икән, анда сыекчасы азрак бүленеп чыкканын, ә иң яхшысы – бернинди сыекча бүленеп чыкмаганын сайлап алырга кирәк.

— Әгәр туңдырылган иттә боз кисәкләре күрәсез икән, димәк бу ризыкны кабат–кабат эретеп катырганнар дигән сүз.

Акыл белән әзерләгез

Ит ризыгының калориясен киметеп, файдасын арттырырга теләсәгез, аны парда, суда яки томалап пешерергә киңәш итәбез. Яки аны грильдә кыздырсагыз да, мае агып, организмга керми.

Зур–зур калҗалы иткә караганда вак итеп туралганы тизрәк пешә. Шуңа күрә, дәвалау максатыннан менюга икенче вариантны сайлагыз.

Сәламәт “туры килү”

Озак итеп пешкән ит тә организмга “нагрузка”. Файдасы булсын, дисәгез, итне башка ризыклар белән дөрес туры китереп ашагыз. Ит белән яшелчәләр ашарга кирәк. Аеруча, яшелчә иттән өч тапкыр күбрәк булса әйбәтрәк. Укроп, петрушка, башлы кәбестә яки төсле кәбестә, болгар борычы итнең тәмен генә үзгәртмиләр, ә файдасын да арттыралар. Ит янына гарнирга икенче урында өйдә әзерләнгән соуслар, әйтик лечо, аджика, салат киңәш ителә.

Бәрәңге боламыгы һәм боткалар ит белән яратып ашалган ризык булса да, диетологлар бертавыштан болай ашау файдасыз, дигән фикердә. Чөнки бу гарнирларда иттәге тимерне үзләштерегә комачаулаучы матдәләр күп.

Режим моменты

Ит ризыгы эшкәртелсен өчен, организм 4 – 8 сәгать вакыт таләп итә. Ит күпме йомшаграк пешкән булса, шулкадәр тизрәк эшкәртелә. Шунлыктан, итне иртәнге яки төшке ашта ашарга кирәк. Иртәнге ашта котлет яки тефтелилар ашарга мөмкин, әгәр төшке ашта итле ризык кулланырга уйласагыз, ул очракта бифштекс, бер кисәк бозау ите яки шашлык ашап куя аласыз. Төнгә каршы ашалган ит организмга күп кенә зыян китерергә мөмкин. Тиешенчә эшкәртелмәгән ит эч катуга, эч күбүгә китерергә мөмкин. Өстәвенә ашкайнату һәм йөрәк–кан тамырлары системасы да төнлә ял итәргә тиеш.

Итле көн

Кыш фасылы өчен кулай.

Беренче ашауда 90 г суда пешкән ит һәм 100 г кәбестә ашагыз.

Икенчесендә 45 г ит һәм 100 г кәбестә. Иртәнге чәйгә шикәрсез һәм сөт өсте кушылмаган каһвә эчә аласыз. Ә көн дәвамында гөлҗимеш төнәтмәсе эчеп торырга кирәк.

Ничек итеп идеаль шулпа әзерләргә?

Тәмле, туклыклы,

хуш исле һәм файдалы

Тавык шулпасы – алыштыргысыз диетик ризык. Халык медицинасы суык тигәндә тавык шулпасы эчәргә киңәш итә. Тавык итенең сыйфаты бу тавыкка нәрсә ашатуга һәм ничек дәвалауга бәйле. Иң яхшысы – үз хуҗалыгыгызда үстергән тавык итеннән аш пешерү.

Түше генәме, әллә түшкәсе белән?

Тавык итендә бозау ите белән чагыштырганда, аксым күбрәк. Өстәвенә тавык ите аминокислоталарга бай. Тавык түшеннән әзерләнгән шулпаның мае да азрак булачак һәм организмда да җиңел эшкәртеләчәк.

Тиресе һәм мае артык булыр

Тавык тиресе һәм маенда организм өчен зарарлы булган холестерин бар. Шунлыктан, әзерләр алдыннан, итнең тиресен салдырып, маен мөмкин кадәр кулланмаска тырышыгыз. Әзер шулпадан мае җыеп алу җиңелрәк. Салфетканы шулпа өстенә тидерсәгез, артык майлары аңа сеңәчәк. Әгәр тавык сөяген майсыз табада җиңелчә кыздырып алып шулпага салсагыз, сезнең ризык тагын да хуш исле булачак.

Сельдерей һәм петрушка

Шулпага алар тәм генә бирми, бу яшелчәләр витаминнарга, эфир маена бай. Һәм салкын тигәндә тавык ашын тагын да файдалы итәчәк. Яшелчәне бер тотым итеп бәйләгез дә, пешеп чыгарга 10 – 15 минут кала кәстрүлгә саласыз. Шулпаны уттан алгач, петрушка яки сельдерей бәйләмен шулпадан алыгыз.

Беренче суын түгәргә

Тавык итен яратмаучылар исә, бу ит пешкәндә суына зарарлы матдәләр бүленеп чыга, диләр. Бу кимчелектән котылу чарасы гади: кайнап торган суга тавык ите салып, 10–15 минут кайнатып аласыз да, беренче шулпасын түгәргә кирәк. Аннан ит өстенә су салып, яңадан кайнатып чыгарасыз. Кайнап чыккан шулпаның утын сүрәнәйтеп куйсагыз, ул төнәтелеп, тәмле, матур булып пешәчәк.

Имбирь тамыры

Тавык шулпасына бер кара борыч борчагы салсагыз, ул тагын да кызыктыргыч, тәмле булыр. Имбирь тамыры һәм борыч иммунитетны ныгыта, сулыш юлларына салкын тигәндә дәва чарасы да. Тик чама хисен генә югалтмагыз. Кайбер хуҗабикәләр шулпага бер–ике бөртек канәфер дә сала. Әмма бу канәфер яратучылар өчен генә.

Кишер, суган

Кабыгы әрчелмәгән суганны юып, төпләрен кисегез дә, табада майсыз кыздырыгыз. Кыздырмыйча, тоташ килеш салсагыз дә, шулпа алтынсу төстә, матур булачак. Шулай ук кишерне дә эре кисәкләргә турап, шулпаның тәмен, файдасын үзгәртә аласыз.

Табыннарыгызга бәрәкәт, хәләл ризыклар насыйп булсын!

“Игелек сайтыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума