Материалы

Күңелләр күтәрелеп кайтты

последние и лучшие новости искусства в мире

Асия Галимҗан кызы Мөхәммәтова үзенең 17 укучысы белән йорт саен тыл ветераннарына кереп, открыткада язылган шигырьләрне укучыларына укытып, мәктәпкә барырга өндәп йөрде.

Балалар бакчасы, ишек алдындагы тәртипкә, зәвык белән кулдан ясалган чәчәкләр белән рәшәткәләрнең бизәлүенә сокланмаслык түгел, аннан соң сукмак белән туры мәктәпкә юл алдык. Ишектән килеп керүгә укытучыларның да, укучыларның да шатлыклары йөзләренә бәреп чыкканнарын күреп, күңелләр күтәрелеп китте. Сугыш ветераннарын югалтуга шактый вакыт узды, тыл ветераннары да 13 кеше генә. Шулардан 7се генә килә алды, безнең белән 11 кеше булдык. Җыелышып беткәч, коридор буйлап сугыш ветераннарына, мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлаган укучыларга, авыллар тарихына багышланган стендларны карап чыктык.

Берничә группага бүленеп классларга таралыштык, сугыш чорында кичерелгән хезмәт авырлыклары, ачлы-туклы үткән балачаклар, шуның өстенә көн аралаш “кара кәгазьләр”нең күпләрнең йорт капкаларын кагып керүләре, авыл халкын кайгыга салулары турында сөйләде.

Икенче бүлегендә укучылар, укытучылар белән залга җыелып, директор Мөнирә Калиева ветераннарны җылы сүзләре белән тәбрикләп, һәр класс концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Беренче класс укытучысы Фәния Төхвәтуллина 12 укучысын да диңгезче киеме белән киендергән. Алар һәр ветеранга үз куллары белән ясаган матур открыткалар бүләк иттеләр. Җитәкчесе Асия Мөхәммәтова булган 2-4 класслар укучылары кулдан ясаган чәчәкләр тапшырдылар. Өченче бүлегендә - М.Калиева безне балалар бакчасына алып керде, әкият дөньясына килеп кердекмени! Балалар шундый тереләр, матурлар, бүлмәләре якты, бар да тәртиптә, кешеләрне үзләренә тартып торулары гаҗәпләндерде.

4 нче бүлегендә һәр укытучы өендә пешереп алып килгән ризыклардан мул итеп әзерләнгән өстәлгә килеп утырдык. Безне чакырып хөрмәт иткәннәре өчен Ходай аларга сәламәтлек биреп, эшләрендә уңышларга ирешеп яшәүләрен теләп, рәхмәтләребезне әйтеп таралыштык.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума