#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Каһарманыбыз юбилее уңаеннан

последние и лучшие новости искусства в мире

40-9Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан орденнарының тулы кавалеры, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең мактаулы кешесе Хәбибулла Хәйрулла улы Якин Төмән районының Шыкча урта мәктәбендә ике дистәләп еллар укытучылык хезмәтен башкара. 2010 елда бу мәктәпкә Х.Х.Якин исеме бирелә. Быел 25 сентябрь көнне хөрмәтле милләттәшебезгә 95 яшь тулган булыр иде. Районда бу уңайдан төрле чаралар үткәрелде. Ә инде Шыкча мәктәбендә атна буена каһарманның исеме яңгырады. Аның данлы тормыш юлы турында класс сәгатьләрендә, мәктәп музеенда сөйләнде, эчтәлекле стендлар әзерләнде, ачык дәресләр үткәрелде.

Бер көнне түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Анда кунаклар - геройның кызлары: Лариса, Галия, Рәхимә апалар, туганнары, укучылары, фикердәшләре килделәр. Барысы да мәктәп музеена экскурсиягә чакырылдылар. Аларны башлангыч класслар укытучысы, музей җитәкчесе Тәслимә Хәлитуллина каршы алды. 8 класс укучылары Элина Әхсәнова белән Регина Ибраһимова авыл тарихына кагылышлы экспозицияләр турында сөйләделәр.

Чарага килүчеләрне сәламләгәч, мәктәп директоры Гөлнара Кәримова коллектив, эшләре белән таныштырды, белем учагының Хәбибулла Якин исемен йөртүе белән горурлануын белдерде.

– Мәктәпнең төп бинасы 1986 елда төзелгән, - диде ул. – Хәзер без утырган өлеше – өстәмә корылма 2002 елда ачылды. Быел 493 укучы белем ала. Мин 4нче ел мәктәпне җитәклим, беренче елымда 370 укучы иде. Этномәдәни компонентлы мәктәптә һәркем диярлек татар теле һәм әдәбиятын үзләштерә (1-4 классларда атнасына 3әр сәгать, 5-11 классларда 2шәр сәгать). Педагогик коллективта 25 укытучы бар, аларның 1се филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова, 3се мактаулы хезмәткәрләр: Роза Гадиева, Зилә Зиннәтуллина, Рәмзия Кәримова, 22се - югары белемле.

Укыту 1 сменада алып барыла. Быел 11нче классны тәмамлаучылар арасында 4 укучы медаль алды, 2 бик яхшы билгеләренә генә укучыбыз бар иде. Ә инде 9нчы класс нәтиҗәләре буенча 3 укучы кызыл аттестат алды. Шулай ук ел буена төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашабыз.

Кичәне 10 класс укучылары Земфира Мөхәммәдҗанова белән Илдар Хисмәтуллин алып бардылар. Алар Хәбибулла Хәйрулла улының сугыш юлларына тукталдылар. Абруйлы шәхесебезнең танылган язучы Константин Симонов белән әңгәмәсе тәкъдим ителде. Укучылары дәшкәнчә: “Якин абыйны” үзен күрү, сөйләшүен ишетү аеруча тәэсирләндерде.

Шыкчаның Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге танылган “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле чыгышлары чараның әһәмиятлелеген арттырдылар, осталыклары белән сокландырдылар.

Аннары кунаклар мәктәпкә Х.Якинның туганнары бүләк иткән кадерле экспонатлар белән таныштылар. Чәй өстәле артында рәхәтләнеп хөрмәтле шәхес турында истәлекләрен сөйләделәр.

– Әтиебезгә бабабыз яхшы белем бирергә тырыша. Үгезне җигеп, Төмәнгә кадәр алар янына ашарга алып бара. Мәктәптән соң да ул вакыттагы иң хөрмәтле һөнәр иясе – Омскига укытучылыкка укырга җибәрә. Әти дә безне зыялы итеп үстерергә омтылды. Без гаиләдә 7 бала үстек, абыебыз вакытсыз дөнья куйды. Барыбызга да кечкенә вакыттан ук югары белем алырга дигән бурыч куелган иде. Шуңа да мине, яхшы рус телен белмәгән кызны, укырга Винзили мәктәбенә биргән. Үзе бик таләпчән иде. Туры сүзле булды, ни уйласа шуны әйтер иде. Барыбыз да югары белем алдык, - дип сөйләде кызы Лариса.

Укучылары Рафаэль Гадиев, Сәлимә Ахиярова, Нурия Касыймова абыйларының төпле белем бирүен, эчтәлекле дәресләрен, ихтирамлы кеше булуын, туганнары белән татар җырларын җырлап күңелле, дус яшәүләрен билгеләп үттеләр, хәзер китапларын укыганда абыйлары белән сөйләшкәндәй булуларын әйттеләр. Хәбибулла Якин турында профессор Хәнисә Алишина да җылы истәлекләрен уртаклашты. Абыйның татар хәрәкәтендә актив катнашуын, күп эшләрдә башлап йөрүен билгеләп үтте. “Мин синең туганың булам, мине цәцибаба, дип әйт”, - дигән иде 1993 елда беренче очрашуыбызда. Аның турындагы “Сельский учитель” кинофильмын горурланып карый идек. Төмән өлкәсендәге Геройлар арасында абруйлы шәхес иде. Губернатор Сергей Собянин, тагын да хөрмәтле депутатларыбызның ышанычлы кешесе булды. Гел татар телен үстерү, аны укыту турында кайгыртты. Ленин урамындагы элекке мәчетне саклап калу өчен күп тырышлык куйды. Аны соңгы юлга озатырга Муллаш авылына өлкә губернаторы Владимир Якушев, вице-губернатор Сергей Сарычев һәм башка җитәкчеләр килделәр. Көн эссе иде. Йолаларны башкару вакытында алар урамда басып тордылар. Утырырга тәкъдим иткәндә дә, В.Якушев: “Ярый... Ул үзен көтүгә лаек...”, - диде”.

Шулай рәхәтләнеп аралашып, хатирәләр дулкынына чумып, Шыкча мәктәбе коллективы әзерләгән мул татар ашлары белән тәмле чәй эчеп вакытның үткәне сизелми дә калган.

Ә инде 29 сентябрь көнне Хәбибулла Хәйрулла улының туган авылы – Муллаштан Шыкчага кадәр район татар милли-мәдәни автономиясе районның 95 еллыгы уңаеннан “Кречет” хәрби-эзләнү отряды белгечләре катнашында каһарманның юбилеена багышланган кросс-йөреш оештырды. Анда йөзләгән кеше катнашты. Муллашлылар укырга һәм мәчеткә йөргән бу 27 чакрым араны җәяүләп үттеләр. Монда өлкәнең танылган фотога төшерүчеләре, укучылар һәм башкалар бар иде. Алар көзге табигатькә соклану белән бергә, Хәбибулла Якин яшәгән гади генә өйне, аңа күрсәтелгән хөрмәтне, тагын да элекке кешеләрнең белем алуга, дингә омтылышын күрделәр. 40-8Урман серләренә төшенделәр, табигатьтә тәмле ботка белән сыйландылар.

Автономия җитәкчесе Альберт Алтынгузин бу изге эштә булышучыларга: Шыкча һәм Муллаш урта мәктәпләре директорлары Гөлнара Кәримова, Рәмизә Юсуповага, “Созвездие” балалар иҗатын үстерү үзәге директоры Зита Шәрәфетдиновага, “Родонит” һәм “Вернисаж” мәдәният һәм ял үзәкләре җитәкчеләре Елена Кривицага, Светлана Горецкаяга, Муллаш участогы урманчысы Зиннур Бабшановка, 19нчы өлкә хастаханәсе баш врачы Андрей Патрикеевка һәм спонсорлар Флорид Самкаевка, Лиля Калиевага олы рәхмәтен белдерә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836