Материалы

Хан авылы егете

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин аның белән Тубыл автовокзалында очраштым. Тормыш сынаулары икебезне дә бик үзгәрткән икән. Ләкин ул беренче күрүдә үк мине танып алды. Беренче сүзе дә “Яңарыш” газетасы турында булды. “Апа, “Яңарыш”ны алдырам, яратып укыйм. Нигәдер соңгы вакыт язмый башладыгыз”, - дип үпкәсен белдерде.

Кулыма каләм алырга Ришат сәбәпче булды. Ул минем укучым, рәхмәт аңа. Әкренләп тормышы турында сорашам. Сүз артыннан сүз чыгып, ул ачылып китеп 17 июльгә 60 яшьлек юбилеен каршылаячагын белдерде.

Ришат укыган еллар Хуҗайлан мәктәбенең шаулап-гөрләп эшләгән чагы. Безгә балалар 18 авылдан укырга киләләр иде.

Ришат Тузаев җаны-тәне белән үз туган төбәген яраткан Хан авылы малае.

Хан авылы бездән иң ерак авылларның берсе, өстәвенә Иртеш елгасының сул ягында урнашкан. Берничә мәртәбә анда булганым бар. Яр буена киләсең дә, мине килеп алыгыз, дип кычкырып торасың.

Яшь чагымда ул юлларның газаплы булуын тулысынча аңлап та бетермәгәнмен, ә алар, мескен сабыйлар, шушы юлны берничә ел таптап, белем алырга дип Хуҗайланга йөргәннәр. Ничек инде андый балаларны мактамаска! Иң белдекле, иң рәхмәтле укучыларыбыз Хан авылы балалары булды. Кайда гына очратсам да, укытучыларына рәхмәт әйтеп, сәламнәрен юллыйлар.

Ришат зур гаиләдә тәрбияләнгән. Әтисе – Мөхбәтулла Әйтмөхәммәт улы, әнисе – Абибә Җәмил кызы Тузаевлар (хәзер мәрхүмнәр инде). Әнисе әтисенең икенче хатыны, иренә үзе белән бер кызын ияртеп килә, Мөхбәтулла абыйның үзенең дә беренче хатыныннан 1 малае бар. Якута исемле сеңлесе дөнья куйгач, аның кызын да үзләренә тәрбиягә алалар. Тагын бер-бер артлы үзләренең 5 балалары туа. 3 оядан булган 8 баланы аякка бастыралар алар.

Әти-әнисенә булган хөрмәте, рәхмәте Ришатның һәр сүзеннән, йөзеннән күренеп тора. Шунысы кызык: сөйләме бай, урынлы халык авыз иҗатыннан файдалана, һәр җөмләсендә мәкаль-әйтемнәр куллана.

“Армиягә барып кайттым да, әти-әнием белән яшәдек, мин төпчек малай, соңгы юлга да үзем озаттым аларны. Күп укый алмадым. Балык үрчетү заводына эшкә урнаштым. Булачак тормыш иптәшем – Сания Мөхәммәт кызын очратып, гаилә корып җибәрдек.

Ул Тубыл шәһәре кызы, почтада эшләп йөргән иде, монда килен булып төшкәч, балык заводында 12 ел бергә эшләдек”, - дип сөйләде Ришат.

Ришат белән Сания 2 акыллы малай үстерәләр. Кызганычка каршы, бер егетен Тубыл педакадемиясендә математика-информатика факультетында укыган елны үтереп китәләр. Икенче малае тарих факультетын тәмамлап, Тубылда эшли һәм яши.

Хәзер инде Ришат белән Саниянең ике оныклары бар: берсе 6нчы, икенчесе 4нче сыйныфта укыйлар.

Ришат бик оста әңгәмәдәш булып чыкты. Элекке тыйнак укучым миңа икенче яктан ачылды. Алдымда бөтенләйгә мин моңача белмәгән башка кеше иде. Сөйләме дә, эчке рухи дөньясы да бай, бәлки анда ханнар каны агадыр. Гаилә турында да фикере аның үзенчә үзгә. “Гаилә бәхете дә ир-зат кулында, ул табучы, гаилә нигезен ныгытучы, хатын-кыз белән бәхәсләшеп утыру ир-зат эше түгел. Мин озак йоклап ятмадым, иртәнге 4тә торам да, Иртешкә балык тотарга төшеп киләм, кайткач хуҗалыкта эш тулы. Аннан соң төп хезмәтемә барырга вакыт җитә”, - дип фикерен бүлеште Ришат.

90 елларда илдә башланган үзгәртү җилләре дә аңа кагылмый калмый. Тырыш, булдыклы Ришат үзен эшмәкәрлектә дә сынап карарга була: терлекчелек, бәрәңге, агачтан мунча, сарай төзеп сату кебек эшләр башкара. Мондый эш белән 15 еллап шөгыльләнә, сәламәтлеге какшагач кына ташлый. Менә нинди ир-зат булып җитешкән безнең Ришат!

Бүгенге көндә дә Ришатның уйлары бала-оныклары турында. Улына Тубылда 3 бүлмәле фатир алырга булыша, ә оныкларына Абалакта берәр йорт алырга хыяллана. Авыл җирендә балалар хезмәттә чыныгып, чын кеше булып үсәләр дип хыяллана олата кеше.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума