#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәүлетне зурлап бәйрәм иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

21 ноябрь көнне Рауды авылы мәчетендә бик зурлап Мәүлет бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә оештыручылар күрше авыллардан мөселманнарны һәм районның иң яхшы үзешчән артистларын да чакырганнар иде. Мәҗлес Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтовның вәгазе белән башланып китте. Аннары кунакларны бәйрәм белән котлап, дөньяларга тынычлык-иминлек теләп, авыл мәчетен төзүгә күп көч куйган Мансура Нурмөхәммәтова, Сәел авылы имамы Әнис хәзрәт Латыйпов чыгыш ясадылар. Авыл мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Калиев үзенең чыгышында бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүчеләрне билгеләп үтте.

Бүгенге көндә Сургут шәһәрендә яшәүче Хәлимә һәм Минниса Вәлиуллиналар мәчет идәненә келәмнәр, тәрәзәләргә пәрдәләр сатып алырга акча биргәннәр. Роза Дәүләтшина авылда узган һәр бәйрәмдә өстәлләрне төрле җиләк-җимешләр, төче ризыклар белән тәэмин итә. Авыл хакимият башлыгы Рифхәт Басыйров агач материаллары биреп, алардан оста куллы Арифулла Нурмөхәммәтов белән Раит Уразов өстәл, урындыклар ясап өлгерткәннәр. Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе Ильяс Бакиев) Мөхәммәт Пәйгәмбәрнең туган көне уңаеннан бик матур концерт программасы әзерләгәннәр. Сәел авылы җырчысы Әлфинур Латыйпова мөнәҗәтләр башкарып, халык күңелен яулады. Бумаер авылыннан килгән Зөлфирә Галеева, Аслана авылының танылган җырчылары Илчан Хөснетдинов, Юлдаш Кәбиров үзләренең матур җырларын бүләк итеп чарага онытылмаслык мизгелләр өстәделәр. Аннары халыкны авылның уңган хуҗабикәләре әзерләгән бай табынга чакырып тәмле-тәмле бәлешләр, бавырсак, коймак, нарат, кара җиләк шәңгәләре белән сыйладылар. Ә инде өлкән яшьтәге Фәридә апа Фәтхуллина белән Шәүкыя апа Әминова пешереп китергән бәлешләрне һәркем тәмләп калырга тырышты. Узган Мәүлет бәйрәме зурларның гына түгел, балаларның да хәтерләрендә якты һәм тарихи хәл булып озакка сакланыр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836