#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әни үлеме һәрвакыт ачы

последние и лучшие новости искусства в мире

“Миңҗамал әби вафат булган”, – дигән хәбәр Төмән шәһәре янындагы Яңавылда бик тиз таралды. 86 яшенә баскан әбине хөрмәтләмәгән, белмәгән кеше юк иде. Яше-карты, күрше-күлән белән аралашучан, озак еллар мәчеткә йөреп, намазларын укыган дини әби иде ул. Ерак китәсе юк, безнең күршедә яшәүче Рафаил Гыйльфановның әнисе була Миңҗамал Сәләхетдин кызы. Күршемнең: “Әни янына керсәм, чәйләр куеп, минем белән сөйләшеп утырыр иде”, – дип сөйләгәндә күзләреннән мөлдерәп яшьләр аккач, аптырап калдым да, озак кына уйланып йөрдем.

Инде бит ул үзе дә җитмеш ягына баскан бабай. Шулай олыгайгач та әнине югалту кайгысы ачы була микән? Минем әни 53 яшендә генә мәрхүм булганга, ичмасам 70кә кадәр яшәмәде, диеп уйлап йөргән идем. Күрәсең, әни исән чакта, син аңа һәрвакыт бала булып каласың. Миңҗамал әби элекке Муллин авылында (Велижан районы) 1931 елны дөньяга килгән. Авыл беткәч, ерак түгел Усман авылына (Бухтал хакимияте) килеп урнашалар. Бөек Ватан сугышы башланганда Миңҗамал әбигә нибары 10 яшь кенә була һәм шуның белән аның бала чагы тәмамлана. Оекбашлар, биялиләр бәйләп фронтка җибәрәләр. Җәй айларында сарык көтүен көтә. Азрак үскәч, урман кисәләр, әле буыннары ныгып та өлгермәгән кыз балага, мөгаен, бу иң авыры була. Чөнки, нык, таза ирләр өчен дә бу эш җиңелләрдән түгел. Таһир исемле егеткә кияүгә чыгып, сугыштан соң тормыш башлап җибәрәләр. Бер-бер артлы дүрт ир малай, бер кыз дөньяга килә. Әмма, Таһир абый кыска гомерле була. Бер көтү малайларны хатыны җилкәсенә калдырып, 45 яшендә фанидан бакыйга күчә. Дүрт ир малайны тәрбияләп, барысына да белем биреп, олы юлга бастырып, сынмыйча-сыгылмыйча шуның кадәр яшькә җитүе үзе бер көч иясе булуын аңлата. Әйе, Миңҗамал әби көчле рухлы хатын була. Иренең үлеменнән соң, балаларын бергә төйнәп авылдан шәһәргә күчеп килә. Иң олы улы өлкәбездә күренекле кеше: филология фәннәре кандидаты, доцент Равил Таһир улы Гыйльфанов, Төмән дәүләт университетының чит телләр факультетын тәмамлаган ул. Бүгенге көндә хәрби училищеда немец телен укыта. Икенче улы Рафаил гомер буена “Автоколонна 1228” оешмасында шофер вазифасын башкара. Өченчесе - кыз, Равилә медучилище тәмамлап, 45 ел хастаханәдә эшли. Ул да биш бала үстереп, барысына да югары белем бирә. Ильяс исемле улы Төмән югары хәрби инженерлар училищесын тәмамлап, гомер буена чит шәһәрләрдә яши. Бүгенге көндә подполковник. Миңҗамал әбинең төпчек улы Наил Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) Төмән өлкәсе буенча янгыннан саклау хезмәте баш идарәсенең Төмән шәһәрендәге Ленин округы бүлекчәсендә начальник булып эшли, ул да подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүгенге көндә Төмән фанера заводында гадәттән тыш хәлләр буенча инженер.

Миңҗамал әби гомер буена төрле авыр хезмәттә эшләп хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыга. Күп санлы медальләргә лаек. Төпчек улы Наилне төп йортта калдыра, ул Тубыл ягыннан килен алып кайткач та әнисеннән аерылмый. Миңҗамал әби соңгы елларга кадәр йорт-җиргә, оныкларга күз-колак була, яхшы бакчачы, алыштыргысыз хуҗабикә дә ул. Урын өстендә тә озак ятмый. Дүрт улы, дүрт горурлыгы, дүрт йөрәк парәсе бөек ана исеменә лаек кадерлеләрен гел хөрмәтләп искә алырлар. Җир шарында әниләр озаграк яшәсеннәр иде, дигән теләкләр күңелләрдә туа.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836