#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытырлык түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

Барган авылым минем, куеныңда синең,
Гөрләп үтте яшьлек елларым.

Һаман синдә күңел, онытырлык түгел

Сайрар кошларыңның моңнарын.

Бу җырны Юрмы мәктәбе ашханәсендә кичәләр, туган көннәр үткәрсәк, Закир Фәтхетдин улы Закиров (мәктәп директоры иде) ихлас күңеленнән, моңлы итеп, бик матур җырлый иде. Без барыбыз да кушылабыз. Бүген “Яңарыш”та хезмәт ветераны Сәкинә Нотфуллинаның “Туган авылым” дигән мәкаләсен берничә мәртәбә укып, туган Кече Уват авылыма яңадан кайткан кебек булдым.

Авылымда озак яшәмәдем. Тугыз җидееллык мәктәбендә 3 ел башлангыч белемне алгач, Тубылга йөререгә туры килмәде, чөнки сеңлем Венера да мәктәпкә пешекче булып эшкә урнашты.

Язмышны кеше үзе яздыра дисәләр дә, мин Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире буенча 1962 елдан Янек авылында - 13 ел, 1975 елдан Юрмы авылында яшәдем. Шушы өч (Әшле, Янек, Юрмы) авыл туган авылымны алыштырдылар. 20 яшемнән 81 яшькәчә дус-тату яшәп гомер кичергәч, барыбер минем дә туган авылым кебек. Иптәшем белән 55 ел яшәп, 3 малай, 2 кыз үстереп тәрбияләдек. Югары уку йортларында укып, дипломнар алып 30ар елдан артык эшлиләр.

“Яңарыш”та авылдашларымның күңелле кичәләр оештыруларын укып шатландым. Юрмы халкы элек-электән кунакчыл халык, концертларга йөреп, күңел ачулар, бәйрәмнәрдә өйдән-өйгә кунакка йөрүләр истә калды. 1957-1958 елларда клуб мөдире Туктагол Әхмәтов, сугыштан соңгы авыр еллар булса да, халык күңелен күтәреп концертлар, пьесаларга катнаштыра иде. Мине дә калдырмый, шигырь сөйлим, җырлыйм да.

Сүземне йомгаклап, барыгызга да, оештыручыларга, хезмәт ветераннарына, клуб хезмәткәрләренә, катнашучыларга исәнлектә-саулыкта аралашып, күңел ачып яшәвегезне телим. Гомер юлларыгыз озын булсын.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА, Түбән Тәүде районы,
Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836