Материалы

Һәркем бик рәхмәтле

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде районының Эске авылында үткән Корбан бәйрәмен 4 гаилә бергәләшеп оештырдылар. Мостафа-Халисә Буберджи, Винарис-Ләмига Кәримовлар, Шәйхулла-Наилә Айдуллиннар, Касыйм-Сөембикә Мусиннар өйдә барысын да әзерләп алып килеп, ун метр озынлыгындагы өстәлләрне тутырып, тәмле шулпа һәм пылау пешереп кунакларны сыйладылар. Аларның кызларына кушылып, Надя Корбаналиева, Наилә Айдуллина, Гүзәл-Ирек Зөлбухаровлар, Басыйр Девятьяров, Мурат Сирачев һәм башкалар булыштылар. Төмәннән, тирә-як авыллардан кунаклар күп килделәр. Тарман авылыннан Гөлсем Туйчикова һәм мулла палас бүләк иттеләр.

Мәчет тирәсе чәчәккә күмелгән. Касыйм-Сөембикә Мусиннар өйдә мал асрыйлар, кош-кортлары да күп, оныкларын карарга ярдәм итәләр. Авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Сөембикә телевизор каршында да кулына энә-җеп тотып утыра. Ишек алларында да чәчәкнең төрлесе үсә. Ире Касыйм тактадан ясаган бизәкләр күңелне иркәли. Халык аларга һәркемне тигез күрүләренә, шатландыруларына, мәчетне карап торуларына бик рәхмәтле. Гаиләләре белән ислам динен зурлыйлар.

Тәнзилә ЯРУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума